Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 15 сугышчы үтерелүе хәбәр ителә


АКШ һәм коалиция көчләре Әфганстанның көнчыгышындагы Лагман виләятендә шимбәгә каршы төндә хәрби чара барышында 15 сугышчыны үтерде дип хәбәр ителә.

Хәрбиләр әйтүенчә, Метар Лам авылындагы ул чарада һава һөҗүме дә кулланылган.

Җирле рәсмиләр исә авыл халкы үтерелгәннәр гаепсез тыныч кешеләр иде дип зарлана ди.

Һелманд виләятендә бер чит ил хәрбие хәрби ныгытма янында җиргә шартлаткыч күмә дип шикләнелгән тыныч әфганны атып үтергән. Соңрак аның шартлаткыч күммәгәнлеге ачыкланган.
XS
SM
MD
LG