Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

АКШ президенты Барак Обама Конгрессны ил икътисадын җанландыру планын хупларга чакыра һәм үз идарәсенең гамәлләре өчен җавап бирәчәгенә ышандыра.

АКШ президенты Барак Обама үзе тәкъдим иткән икътисадны җанландыру планының уңышка ирешүе, яки уңышсызлыкка дучар булуы өчен үз идарәсенең җаваплы булачагын белдерде.

Узган сишәмбедә хакимияткә килгәннән соң Интернет һәм радио аша беренче алдан яздырылган мөрәҗәгатендә Обама Конгрессны авыр хәлдәге АКШ икътисадын җанландыру өчен 825 миллард доллар бүлү планын тиз арада хупларга чакырды.

Президент, әгәр дә ныклы чаралар күрелмәсә, Америкада эшсезлек дистәләгән процентка җитәргә мөмкин диде.

"Бу атнада гына без эшсезләр санының соңгы 26 елда булганнан тизрәк артуын күрдек. Берни дә эшләнмәсә, эшсезлек дистәләгән процентка җитәргә мөмкин дигән фараз белән белгечләр дә килешә. Безнең икътисадыбыз үзенең тулы куәтеннән 1 триллион долларны югалтырга мөмкин. Бу дүрт кешелек гаиләнең 12 мең доллардан артык керемен югалтуына китерәчәк. Һәм без бер буынны югалтырга мөмкинбез. Чөнки яшь американнар белем алу хыялларын, яки киләчәктәге һөнәрләренә өйрәнү мөмкинлеген югалта ала," - диде Обама.

Шимбә көнне Обама үзенең икътисадый киңәшчеләре белән очрашты.

Ул икътисадны җанландыру планын бер ай эчендә имзалап гамәлгә кертергә өметләнүен белдерде.

Обама эштә җаваплылык һәм үтә күренмәлелек тәэмин итү өчен яңа идарә чыгымнарның тәкъдим ителүче яңа программаларын тәфсилле рәвештә Интернетта күрсәтеп барачак диде.

XS
SM
MD
LG