Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрхәрәйләр патриарх урынына 3 намзәт сайлады


Мәскәүдә Рус православ чиркәвенең әрхәрәйләр җыены патриарх вазифасына тәкъдим ителгән 145 кешедән 3 намзәт сайлады.

Смоленски һәм Калининград митрополиты, патриарх урынын багучы, ягъни вазифаларын вакытлыча башкаручы Кирилл 97 тавыш алды.

Калуга һәм Боровски митрополиты Климент - 32, Мински һәм Слуцки митрополиты Филарет - 16 тавыш казанды.

Тавыш бирү Мәскәүнең Коткаручы Гайсә чиркәвендә үтте.

Яңа патриарх шул 3 намзәт арасыннан Рус православ чиркәвенең Олы җыенында сайланачак. Анда инде әрхәрәйләр генә түгел, ә монахлар һәм чиркәүнең дөньяви вәкилләре дә катнашачак.

Барлыгы 700-ләп вәкилдән торган шушы Олы җыен утырышы 27-нче гыйнварда башлана. Төп көрәш патриарх урынын багучы митрополит Кирилл һәм Калуга митрополиты Климент арасында булыр дип фаразлана. Кирилл еллар дәвамында патриархатның тышкы мөнәсәбәтләр бүлеген җитәкләп килде.

Мәскәү һәм бөтен Русиянең элекке патриархы Алексий Икенче узган елның 5 декабрендә вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG