Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Ярда журналист Анастасия Бабурованы җирләделәр


Ак Яр (Севастопольдә) бүген "Новая газета" журналисты Анастасия Бабурованы җирләделәр. Бабурова узган атнада Мәскәү үзәгендә адвокат Станислав Маркеловка булган һөҗүмдә яраланып хастаханәдә вафат булды.

Украина президенты Виктор Ющенко Бабурова гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

Анастасия Бабурова Ак Ярда туып үскән. 2001 елдан бирле ул Мәскәүдә яшәп төрле матбугат чараларында, шул санда "Новая газетада" эшләгән булган.
XS
SM
MD
LG