Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур: “Үз концертымны оештырырга телим!”


“Кызган таба”да билгеле татар ди-джее, “Күңел” дискәтүген оештыручы, шансон башкаручы – Зөлфәт Зиннуров.

Яңа 2009 елны Зөлфәт Зиннуров һәр елдагыча дуслары белән каршылый. Хәзерге вакытта Казанда узучы мәдәни чараларда катнаша.

Шушы араларда Филармония концертлар залында җырчы Айгөл Бариевага шоу-тамаша үткәрергә булыша. Февраль аенда “Яңа гасыр” радиосы оештырачак “Гашыйклар көне”, “Ватанны саклаучылар” бәйрәме уңаеннан үткәреләчәк мәдәни чараларга әзерләнә.

“Дүрт тәгәрмәчле дустын” сата икән дигән сүз чыкса да, безнең белән күрешкәндә шул ук машинасы белән иде. Үзе җырлаганча, әлегә өйләнмәгән, яңа йорт җиткереп йөри.

Беренче тапкыр “Күңел” дискәтүген 2003 елның март аенда “Уникс” залында үткәрә. Ул вакытта дискәтүктә татар клуб көйләре җитмәү сәбәпле яртылаш татарча, яртылаш чит һәм рус телендәге көйләр кулланыла. Алга таба гел татар көйләре генә уйнатыла, үрнәк булырдай татар дискәтүкләрен оештыра башлый. Берничә татар ди-джеен үстерә.

Зөлфәт әйтүенчә, хәзер татарча клуб көйләре бик күп һәм алар рус телендәгеләрдән бер дә калыйшмыйлар, кайберләре яхшырак та. Соңгы елларда татарча рэп укучылар бик нык артып китүенә сәерсенеп карый. Әле бит башка тапталмаган, кулланылмаган юнәлешләр барлыкны искәртә. Мәсьәлән, бүген татарча хаус, транс, рок стилендә башкаручылар аз икән. Алга таба рок җырчылар артачак дип фаразлый.

“Ясин чыктым сиңа мәхәббәт…”



Зиннурның шансон стилендә беренче башкарган җыры уңышлы булгач, ул эшне ахыргача башкарып чыгарга уйлый. Нәтиҗәдә, “Ясин чыктым сиңа мәхәббәт…” дигән җыентыгы дөнья күрә. Шансонны мәгънәле җырларга бай булуы белән үз итә. Урыслардан Александр Дюминны яратып тыңлый.

Тамашачыларына килгәндә, Зиннурның үзе белдергәнчә, аны күбрәк өлкән яшьтәгеләр һәм яшь кызлар тыңлый икән. Альбомны да алар күбрәк ала. Бу хакта аңа кибетләрдәге таныш сатучылары җиткерә. “Киләчәктә, үз концертымны оештырга телим”, ди. Әлегә мөмкинлеге юк икән. Шулай ук, концертка тамашачы ничаклы киләчәген төгәл фаразлый алмаганга да, хыялын кичектерә.
XS
SM
MD
LG