Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:48

Авыл җирендә ата-аналар балаларын татарча укытырга теләми. Cоңгы елларда татар мәктәпләре шактый кимегән. Берәүләр Мәскәүне гаепләсә, икенчеләре җирле җитәкчеләрнең ваемсызлыгыннан зарлана.

Ата-аналарның “татар теле белән кайда барып була” дигәненә, кайберәүләр “президент яки хөкүмәт җитәкчесе булырга мөмкин”, дип әйтергә ярата. Әлеге сүзләр берничә ел элек кенә ата-аналарны әле ышандырса да, хәзер күпләр моңа “көлемсерәп” кенә карый. Һәм бу гамәлдә дә чагыла - Татарстанның күп кенә район башлыклары “ата-аналар балаларын ана телендә укытырга теләми, татар мәктәпләренә ихтыяҗ юк”, дип әйтә. Әгәр биш ел элек татар мәктәпләре 1213 дип исәпләнсә, 2008 елны алар 1138гә калган.

“Район үзәкләрендә ана телендә укыту - милли мәгарифнең төп проблемасы булып тора. Бу юнәлештә күп эшләнде. Татар телен укыту мәктәбе булмаган 8 район үзәгендә – Биектау, Югары Ослан, Алексеевски, Питрәч, Буа, Аксубай, Балык Бистәсендә ана телендә белем бирү челтәре җәелдерелгән”, диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев еллык киңәшмәдә урысча ясаган чыгышында.

Татарстанның 11 район үзәгендә татар мәктәбе бөтенләй юк. Ата-ананың баласын урысча укытырга теләүдән тыш монда башка сәбәпләр дә бар. Мисал өчен, ата-аналар балаларын өйгә якынрак мәктәпкә йөртү ягын карый. Әмма берничә ел элек “Мәгариф” ассоциациясе җитәкчесе булып эшләгән Илдус Әмирхан мәгариф һәм фән минисрлыгыннан таләп булып, аның нигезендә тикшерүләр уздырсалар эш җайланыр иде дигән фикердә тора.

Илдус Әмирхан
“Район башлыгы мәгариф системасын үзе уйлап чыгара алмый. Гаризалар җыеп кына да булмый. Чөнки ата-ана алга китеш юклыгын күрә. Бер татар теле белән генә дә эш бармаячак, чөнки ул әле үсеш алган тел түгел. Ә район башлыгы ул хуҗалык кешесе. Ул аларны белми. Мәгариф эшен министрлык башларга һәм ул районга күрсәтмә булып барып җитәргә тиеш. Шул чакта алар аны үтәргә мәҗбүр була”, ди Илдус Әмирхан.

Ул милли компонент өчен көрәш тә уңышлы тәмамланыр дип уйламый.

“Аның өчен Татарстанның хокукларын күтәрергә кирәк һәм ул үзенең стандартларын булдырып аны Мәскәүдә раслатырга тиеш. Ләкин безнең рәсми мәгарифнең аңа көче җитми. Чөнки хокуклар чикләнгән”, ди Әмирхан.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев сүздә һәрдаим татар мәктәпләре булырга тиешлегенә басым ясый. Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та татар мәктәпләрен хәзер инде ачу гына түгел, ә саклап калу өчен дә эш башланганын белдерде.

Кайбер районнарда исә шелтәләрдән куркыпмы, әллә инде күз буяу өченме, “татар" саналган мәктәпләрдә чынлыкта укыту урыс телендә бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG