Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара мәхкәмәдә беренче эш карала


Халыкара җинаять мәхкәмәсенең беренче утырышындa Конгоның гыйсьянчы башлыгы Томас Лубанганың яшь балаларны сугышта куллану гаебе карала.

Конгоның сугышчы җитәкчеләреннән Томас Лубанга илдә башлаган канлы низаглар вакытында яшь балаларны сугышта куллануда, барлыгы 6 төрле җинаять эшендә гаепләнә.

Томас Лубанга балигъ булмаган яшүсмерне сугышта куллану гаепләвен кире кага. Низаг вакыйгаларга килгәндә исә Лубанга, Конгоның табигый байлыгы урлануын туктату өчен низагны дәвам иттерергә кирәк иде, дип белдерә.

Ләкин мәхкәмәнең ачылыш белдерүендә прокурор Луис Морено -Окампо, Лубанганың балаларны сугыш корбаны буларак куллануы турында үзендә җитди дәлилләр булуын әйтә. Прокурор Луис: "Ул вакытта сугышта кулланылган яшүсмерләр, әле дә Лубанга җинаятенең тәэсирендә яши. Алар ул вакытта күргән җәберләүне оныта алмый. Алар 9-11-13 яшьтәге балалар иде", ди.

Кеше хокукларын яклаучы оешмалар әлеге мәхкәмә эшен Африка илләрендә яшүсмерләрнең гаскәркә алынуын туктатуда мөһим адым булурак күрә.

БМО хисапларына караганда, дөньяда чирек миллион балигъ булмаган бала хәрби чараларда кулланыла һәм бу хәл күпчелек очракта Африка илләрендә күзәтелә.

Мәхкәмә тулысынча танылмый

Халыкара җинаять мәхкәмәсе 2002 елның июль аенда булдырылды. Анда мәхкәмә булдырылганнан соң кылынган җинаятьләр генә хөкем ителә ала.

Мәхкәмәнең вәкәләтләрен 108 ил таныды. АКШ, Израиль, Кытай, Русия, Һиндстан һәм Пакыстан мәхкәмәне танудан баш тартты.

Моның өчен һәр ил үз аңлатмасын кертә

Кытай белән Русия тышкы хөкем органнарының илдәге эчке хәлләргә тыкшынуын теләми. Ә Һиндстан белән Пакыстан, атом программын бәйсез һәм яшерен дәвам иткән өчен мондый мәхкәмә һәм оешмаларны якларга теләми.

Шулай да БМО иминлек шурасы, мәхкәмәгә теләсә кайсы илгә каршы мәхкәмә эшен башларга әмер бирә ала, хәтта ул ил мәхкәмәне таныган килешүгә кул куймаган булса да.

Израиль үз хәрбиләрең яклый

Мәхкәмәне танымаучы илләр арасында шулай ук, халыкара оешмалар тарафыннан Газзәдә күргән хәрби чаралары вакытында сугыш җинаятьчелегендә гаепләнгән Израиль дә бар.

Израиль премьеры Әһуд Олмерт әлеге гаепләүләргә карата ясаган чыгышында: "Газзәгә җибәрелгән хәрби башлыклар һәм хәрбиләр беркайчанда Газзәдә кылган чаралар өчен мәхкәмәгә тартылмаячаклар. Алар һәрдаим Израиль хакимияте канаты астында сакланачак", дип ышандыра.

XS
SM
MD
LG