Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Равилне кабул итәрме?


Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарын Европа илләре хуплап каршы алды. Тик андагы тоткыннарны үзләренә алырга бик теләмиләр
Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарын Европа илләре хуплап каршы алды. Тик андагы тоткыннарны үзләренә алырга бик теләмиләр
Гуантанамо төрмәсендә утырган Чаллы егете Равил Минхаҗев үз иленә кайтырга курка. Бу турыда Азатлыкка Равилнең әнисе Зөһрә апа сөйләде.

Зөһрә Вәлиуллина
"Улым Равил 7 ел шунда тикшерүсез, гаепсезгә утыра. Төрмәдән чыкса да, ул бу илгә кайтудан курка торгандыр. Чөнки аннан кайтканнарны кабат кулга алдылар."

Гуантанамода барлыгы сигез Русия ватандашы булган. Равилдән кала җидесе илгә кайтарылды. Ләкин кайткач та алар эзәрлекләүгә дучар булган. Кайберләре төрмәгә утыртылган. Чаллы егете Равил Гомәров һәм Чиләбе егете Тимур Ишморатов әле дә төрмәдә утыра.

Сәрия Гөмәрова
Тагын бер Чалллы егете Айрат Вахитов, Башкортстаннан Шамил һәм Чиләбедән Рөстәм исемле егетләр эзәрлекләүгә түзә алмыйча илдән киткән. Бу турыда безгә Айратның әнисе Сәрия апа сөйләде.

Кайбер мәгълүмат чаралары Равилнең Германиядән сыену сораганы турында хәбәр итте. Азат ителгән очракта улыгызның кайда булуын теләр идегез дигән сорауга Зөһрә апа болай диде:

"Азат ителгәч, биредә кулга алудан курыкмаса, илгә кайтыр инде. Чит илне сайласа, ислам иле яхшы булыр иде. Ә аңарчы туган җиренә кайтып килергә тиеш."

Европа бер, фикерләр күп

Европа Берлеге Гуантанамоны күптән тәнкыйтьләп килде һәм Обаманың бу төрмәне ябу карарын хуплап каршы алды.

Әммә андагы тоткыннар белән нишләргә, аларны кайда урнаштырырга дигән авыр мәсьәлә бар. Тоткыннарның кайберләре Европа илләреннән, кайберләре, Равил кебек, үз иленә кайтырга курка, Европа иленә китергә тели.

Тик менә тоткыннарны кабул итү мәсьәләсенә килгәндә, Европа илләрендә уртак фикер юк.

Испания белән Португалия Европа Берлегенең уртак карарын булдырырга чакырды.

Кайбер мәгълүматларга караганда, хәзер Берлек рәсмиләре 60-лап тоткынны урнаштыру мәсьәләсен тикшерә.

"Америкага ярдәм итәргә кирәк"

Дүшәмбедә Брюссельдә Финляндия тышкы эшләр министры Александер Стубб "Бу яхшы башлангыч, без Американың бу адымын хупларга тиеш, Гуантанамо ябылырга тиеш", - диде.

Берлекнең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана да "Бу Америка мәсьәләсе, ләкин кирәк булса, без ярдәм итәргә әзер", - диде.

Ләкин мохаҗирлек, сыену кебек мәсьәләләр Европада бик четерекле, һәр ил аларны үзенчә хәл итергә тели.

Әйтик, Равил Минһаҗев сыену сораган Германиянең эчке эшләр министры, христиан-демократ Вольфганг Шойбле Гуантанамо ул Америка проблемы, алман ватандашы булмаса, тоткынны кабул итмибез, дип белдерде.

Германиянең тышкы эшләр министры, социал-демократ Франк-Вальтер Штайнмаер бераз йомшаграк карашта тора.

"Америка үз мәсьәләсен үзе чишсен"

Швеция, Дания, Нидерланд кебек илләр Гуантанамо тоткыннарын кабул итү андагы вәхшилекләр белән килешүне аңлатачак, дип тоткыннарны кабул итмәячәген белдерә.

Көнчыгыш Европаның кайбер илләре, Америка тарафдары саналса да, безнең кануннар бу тоткыннарны кабул итергә мөмкинлек бирми, дип аклана.

Франция һәм Британия кебек илләр нигездә кабул итергә әзер, ләкин алар да Берлекнең берәр уртак карарын булдырырга чакыра.

Британия Гуантанамодагы 9 ватандашын һәм Британиядә яшәү хокукы булган 4 тоткынны элегрәк кабул иткән иде инде.

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибэнд башка илләр белән бу өлкәдә тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзерлек белдерде.

Ирландия берничә тоткынны үзенә алырга теләк белдерде. Irish Times гәзите язуынча, Amnesty International оешмасының җирле бүлекчәсе Гуантанамода 7 елдан артык утырган үзбәк егете Айбәк Җаббаровны кабул итергә чакырган.

Европа комиссиясе Берлекнең бу мәсьәләдә уртак карарын булдыру ягында. Комиссиянең канунчылык, иреклек һәм иминлек өчен җаваплы рәсмие Жак Барро Франциянең La Croix гәзитенә биргән әңгәмәсендә, Европа Берлеге Американың һәр үтенечен тикшерергә әзер, ләкин һәр уңай җавапның үз шартлары булачак, диде.

Барро cүзләренчә, Вашингтон һәр тоткын гына түгел, заманында зур шау-шу тудырган Европа илләрендәге яшерен төрмәләр турында да туры мәгълүмат бирергә туры киләчәк.
XS
SM
MD
LG