Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама кесә телефоныннан аерылмый


Барак Обама, Ак Йорттагы кырыс иминлек чараларына карамастан, үзенең элекке уенчыгыннан, яраткан кесә телефоныннан аерылырга теләми.

Ак Йортның Матбугат вәкиле Роберт Гиббс "Президент БлэкБерри куллана," – дип белдерде. Аның әйтүенчә, Обамага югары җитәкчелек белән дә, үзенең кайбер шәхси дуслары белән дә элемтәдә тору өчен шундый компромисс юл сайланган.

Элемтәдә тору, әмма моны нәтиҗәле итү өчен аны куллану чикләнгән булачак һәм телефон имин итеп үзгәртеләчәк диде Гиббс.

Матбугат вәкиле президенттагы телефон җиһазының нинди шәкелдә булуын төгәл генә әйтмәде. Әммә кайберәүләр аның телефонына инде БаракБерри дигән исем тагарга өлгерде.

Сайлау алды көрәше чорында еш кына Обаманың үз телефоныннан e-mail укып яки җибәреп торуы күренә иде.

Вазыйфага керешкәннән соң аның яңа, нык иминләштерелгән элемтә чараларына күчүе көтелсә дә, Обама кесә телефонының үзенә чын дөнья белән элемтәне югалтмаска ярдам итәчәген белдерде.

Яшерен хезмәтләр e-mail элемтәсенә инде күптәннән шик белән карап килә. Алар фикеренчә, чит илләрнең күзләү хезмәтләре e-mailларны кулга төшерергә мөмкин, яки бер төймәгә ялгыш басу аркасында яшерен мәгълуматлар киң җәмәгатьчелеккә ачылырга мөмкин.

Джордж Буш хакимияткә килгәч e-mail элемтәсен кулланудан баш тартырга мәҗбүр булган иде. Президент Билл Клинтон да 2 генә e-mail җибәрде. Аның да берсе - элемтәне сынау өчен, икенчесе бер ветеран астронавка язылган хат булды.

Шулай ук БлэкБерри телефоны аша хакерлар ярдамендә президентның кайда булуын берничә адым гына ялгышлык белән ачыклау да мөмкин була ала икән.

Әмма моннан сакланыр өчен Обамага яраткан уенчыгының шпионнарга бирешми торганын биргәннәр. Обаманың иминләштерелгән БлэкБерри телефоны $3,350 тора.

Махсус әзерләнгән бу җиһаз аша сөйләшүне читтән тыңлау, яшерен документларны читтән карау мөмкин түгел диелә.
XS
SM
MD
LG