Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:54

Рус православ чиркәве башлыгын сайлау зур яңгыраш алды. Әлеге чара хәзер дәүләт телевидениеләрендә сәяси яңалыклардан да алдарак күрсәтелә. Мөселманнар моны шулай тиешле дип саный.

Мисал өчен, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якъгуб әйтүенчә, Русиядә мәдәни һәм тарихи яктан да Рус православ чиркәве зур әһәмияткә ия.

“Чиркәү Русия дәүләтенең идеологик яктан шактый гына фундаменталь нигезен тәшкил итә. Патриарх сайлавының да киң даирәдә яңгыраш табуы шуны аңлата”, ди Якъгуб.

Ләкин Русиядә дин дәүләттән аерылган. Илнең Төп кануны, Конституциядә һәрхәлдә шулай язылган. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренчә, дәүләтнең православ диненең эчке эшенә тыгылуы, һәм киресенчә, чиркәүнең дәүләи эшләренә тыкшынуы, беренчедән, Русиянең шул конституциясен бозу, икенчедән, башка диндә булган халыкларны кимсетү булып тора.
Руслан Айсин
“Хәзер Русиядә дәүләт тарафыннан мөселманнарны начар итеп күрсәтү, ә православларны, киресенчә, күтәрү күзәтелә. Советлар берлеге таркалгач илдә демократия белән уйнап карадылар, ләкин ул барып чыкмады. Һәм Путин хакимияткә килгәч элек Русия империясендә булган “православие”, “самодержавие”, “народность” дигән триада яңадан кайтты. Шуңа алар Рус православ чиркәвен ныгыталар. Җитмәсә, икътисади кризис чорында җәмгыятьнең президентка, хөкүмәткә, милициягә ышанычы кими бара һәм ул күбрәк дингә тартыла башлый. Шуңа җитәкчеләр моны аңлап эш алып бара”, ди Айсин.

Аның сүзләренчә, Медведев, Путин кебек җитәкчеләрнең чиркәүгә йөрүе, дәүләт телевидение каналларыннан моны беренче яңалык итеп күрсәтүе мөселманнарның хисләрен рәнҗетә һәм хокукларын боза. Чөнки Русия күпдинле дәүләт.

“Мәсәлән Татарстан җитәкчеләре мәчетләргә барып чараларда катнашмый, булсалар да, аларны күрсәтмиләр. Нейтральлек саклана”, ди татар яшьләре форумы җитәкчесе.

Чыннан да мөфтиләр сайланганда да, хәтта халыкара мөселман җыеннары узганда да дәүләт телевидениеләре аларны яктыртмый диярлек. Бары Ураза, Корбан гаетләре вакытында гына Мәскәү мәчетеннән туры трансляция бирелә. Ләкин Татарстан мөселманнарын бу әллә борчымый, әллә инде борчып та алар моны сиздермиләр. Патриарх сайлауга шундый зур игътибар бирелүе аларча дөрес - Вәлиулла Якъгуб сүзләреннән шул аңлашыла.

“Патриарх итеп кемне сайласалар да аның белән элемтәдә торачакбыз. Мөселманнар буларак без бу сайлауга битараф”, ди Якъгуб.

Ул үзе чиркәү башлыгы булып Смоленски һәм Калининград митрополиты Кирилл сайланыр дип фаразлый. Һәм аның исламга карашы уңай дигән фикердә тора.

Вәлиулла Якъгуб
“Чечня, Беслан вакыйгаларыннан соң ул бу мөселманнар һәм православлар сугышы түгел, диннең монда бернинди катнашы юк, диде. Андый вакытта шундый сүзләрне әйтүе өчен мин аңа хәзер дә рәхмәтле. Шул ук вакытта Кирилл бу сүзләрне үз чиркәвенең мәнфәгатен дә яклап әйтте. Русиядә диннәр арасында буталыш булырга тиеш түгел. Һәр дин үз мәнфәгатен якларга, әмма башкаларны ихтирам итәргә зарур”, ди Якъгуб.

Әмма Руслан Айсин сүзләренчә, митрополит Кирилл мөселманнарны һәм татарларны яратмый.

“Аны белгән кешеләр миңа шулай, диде. Димәк, татарларга карата сәясәт тагын да начараерга мөмкин дип уйларга кирәк. Чөнки ул Русия сәясәтен булдыруда катнаша торган шәхес”, ди Айсин.

Аның әйтүенчә, патриарх сайлау урыслар өчен бик мөһим вакыйга. Чөнки ул Аллаһының мондагы бер вәкиле буларак санала. Шуңа дәүләт тә моны аңлап, чиркәүне үз кулында тотарга тырыша.

“Монда әле икътисадый кризисның да тәэсире бар. Халыкның игътибарын анардан читкә юнәлтү өчен православ патриархын сайлауга зур игътибар бирелә”, ди Айсин.

XS
SM
MD
LG