Будапештта бүген "Набукко" газ үткәргече проекты турында сөйләшүләр бара. Очрашуда 10нан артык ил вәкилләре катнаша. "Набукко" Русия һәм Украинаны уратып Европага Каспий газын кууыны күз алдында тота.
"Ягулык чыганакларын арттыру - Европа Шурасының төп стратегик максаты", диде Маҗарстан премьер-министры Ференц Дюрчань.
Әлегә "Набукко" үткәргеченең финанс ягы хәл ителмәгән, шулай ук газның кайсы илдән алыначагы билгеле түгел.