Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солана һәм Мөбәрәк Газзә турында сөйләште


Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавьер Солана һәм Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк Каһирәдә очрашып Газзәдәге вазгыять турында сөйләште. Очрашуда сүз төбәктә урнашкан тынычлыкны дәвамлы итү, фәлестиннәргә һуманитар ярдәм китертү өчен Газзә чикләрен ачу, Мысырның көндәш фәлестин төркемнәре арасында каршылыклырны чишү тырышлыклары турында барган, дип хәбәр ителә.

Бу ике көндә Солана Каһирәдән тыш Үрдүн, фәлестин җирләре һәм Израильдә булачак.

Төбәккә шулай ук АКШның Якын Көнчыгышка билгеләнгән яңа вәкиле Дҗордҗ Митчелл килә. Бер атна эчендә Митчелл Мысыр, Израиль, Көнбатыш Ярда, Үрдүн һәм Сөгүд Гарәпстанда булачак.

XS
SM
MD
LG