Accessibility links

Татарстанда еллык җитештерү күләме кимендә 18% төшәчәк


Икътисад министрлыгы җитештерүне арттыру, хәтта былтыргы дәрәҗәдә калдыру турында түгел, ә киметү турында сүз алып бара.

2009 елда Татарстанның еллык гомуми җитештерү күләме 7,1%-ка артачак дип көтелгән иде. Узган ел ахырында башланган финанс кризисы планнарны бозды. Министр Марат Сафиуллин сүзләренчә быел республиканың еллык гомуми җитештерү күләме 18%-ка кимеп, 720 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.
“Декабрьдә килгән кризис сәнәгать өлкәсендә җитештерүне 16%-ка, чимал эшкәртүне 30%-ка, төзелешне 36%-ка киметте. Шулай ук нефть һәм газ эшкәртү ширкәтләрендә җитештерү күрсәткече 20%-ка, машина төзелеше 50%-ка төште. Кризис сәбәпле, 2009 елда Татарстанга кертеләчәк инвестицияләр дә 247 миллиард сумнан 188 миллиард сумга кадәр төшергә мөмкин”, ди Марат Сафиуллин.
Министр сүзләренчә, кризис 2009 ел буе дәвам итәчәк. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов исә, агымдагы елны “исән калу елы”, дип атый.
“Әлегә бернинди күңелле хәбәр юк. Быел без былтыргы табышның 20-30%-ын югалта алабыз. Шунлыктан республика бюджетына да 20-30 миллиард сум тирәсе акча кермәскә мөмкин”, ди ул.
Хөкүмәт вәкилләре финанс кризисының килүен күбесенчә сүздә генә аңлатса, “КамАЗ”, “Татэлектромаш” ширкәте вәкилләре бүген сәнәгать оешмаларында күзәтелгән чынбарлыкны тасвирлады.
Мәсәлән, “КамАЗ” ширкәтенең иктисад департаменты җитәкчесе Олег Хомков быел ширкәт миллиард ярым сумлык югалту кичерәчәк, ди.
“2008 елда 62 мең машина җитештерергә планлаштырылса да, 47 мең генә ясала. Быел исә, оптимистик фаразлап, аларның саны 35 меңгә төшәчәк дип әйтә алабыз. Чөнки 2009 елда булыр дип көтелгән заказлар әлегә юк. Безнең төп хезмәттәшләр саналган Русия төбәкләре һәм Казакъстан шулай ук кризис кичерә. Бүгенге көндә “КамАЗ”ның бурычлары да шактый. Кризис башланып, җитештерү югары булганда чиста табышыбыз юк, ә җитештерү куләме дә төшсә, ширкәт 2009 елда миллирад ярым сум әҗәткә керергә мәҗбүр. Былтыр исә без 408 миллион сум чиста табыш белән тәмамладык”, ди Олег Хомков.
Хомков сүзләренчә,“КамАЗ” җитәкчелеге эш урыннарын саклап калу турында да уйлана. Кризис аркасында ширкәттәге уртача хезмәт хакы 17 меңнән, 12 меңгә төшкән. Хомков халыкны эш белән тәэмин итү тармагында, Татарстан хөкүмәте башлыгыннан да ярдәм сорады.
“Татэлектромаш” ширкәте башлыгы Илдус Исламов фикеренчә, кризистан соң аякка басар өчен Русия сәнәгатенә биш еллап вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә ул ширкәтнең эчке төзелешен үзгәртергә киңәш итә. Кризис булуга карамастан “Татэлекромаш” декабрь - гыйнвар айларында 200 миллион сумлык заказ кабул иткән. Бүгенге көндә кешеләрне эшсез калдырмас өчен, ширкәттә хезмәткәрләрне бер һөнәрдән икенчесенә өйрәтәләр. Һәрхәлдә, Исламов кризиска вакытлы күренеш буларак карый.
Икътисад министрлыгының коллегия утырышы узганнан соң, кайбер бәйсез белгечләр интернетта бу хакта үзләренең фикерләрен әйтә. Мәсәлән, Ирек Мортазин, Татарстан җитәкчелеген озак вакыт кризисны күрмәмешкә сабышып килүдә гаепли. “Республика җитәкчелеге бүген турист кебек. Давыл вакытында сәяхәтчеләр нишли? Беткәнен көтеп качып ята. Татарстан җитәкчелеге дә бүген “республика кризистан аз югалтулар белән чыгачак” дип сөйләнергә ярата. Алар дөньяның кабат кризиска кадәр булган рәхәт тормышка кире кайтмавын аңламый”, ди ул. Шулай ук Мортазин фикеренчә, нефть алтын бәясе булган заманалар да артта калган. “Казаноргсинтез” , “Түбәнкаманефтехим”, “Түбәнкамашина” җитештергән чималга мохтаҗлык элекке замандагы кебек булмаячак. Әмма Татарстан җитәкчелеге әлегә моны аңларга теләми, ди Мортазин.
Икътисад министрлыгының исә киләсе елга фаразлары, шулай ук куандырырлык түгел. Алар фикеренчә, 2009 елда сәнәгать күләме 25, төзелеш 20, сату 15, авыл хуҗалыгы 10%-ка кимергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG