Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов экология һәм табигать байлыклары министрлыгының еллык утырышында Европадан үрнәк алырга кирәклегенә аеруча басым ясады.

“Әйләнә-тирәбездәге күп әйберләрне чагыштырып карарга кирәк. 2013 елда булачак Универсиадага килгәндә, Казанны гына алыйк. Соңгы вакытта башкалада ничә парк барлыкка килде? Берәү дә юк, шулай бит име.

Без Лондонга барганда һәрвакыт ул нигә шундый дип, паркларның күплегенә гаҗәпләнәбез. Әле күптән түгел генә Минскида булып кайттык, ул да башкача. Казан бит үзебезнең шәһәребез. Нигә анда шундый парклар юк”, дип хөкүмәт башлыгы яшел бакчаларның Түбән Кама, Чаллы һәм башка район үзәкләрендә дә җитәрлек булмавына игътибар итергә чакырды.

Билгеле булганча, калада кечкенә генә агач та һаваны чистартуга хәйран өлеш кертә. Ә бүгенге көндә Казан һәм башка шәһәрләр үзләрендәге яшеллек белән әллә ни мактана алмый. Ә һаваны агулаучы машиналар саны көннән- көн арта бара.

Юл хезмәте идарәсе (ДАИ) белдерүенчә, Казандагы машиналар саны бер ел эчендә 24 меңгә артып, 2009 ел башына барлыгы 267 мең 500 транспорт теркәлгән.

“Универсиаданы без ничек үткәрербез икән? Транспортның йөрүе экологиягә тәэсир ясый. Машинаның туктавы һәм тагын кузгалып китүе экологиягә өстәмә тискәре йогынты булып тора. Ни өчен бөтен дөнья гибрид двигательләргә күчә, муниципаль транспорт газ яга? Болар барсы да экология чиста булсын өчен”, ди Рөстәм Миңнеханов.

Альберт Шиһабетдинов
Экология минстрлыгының еллык киңәшмәсендә сыйфатсыз ягулык турында да сүз булды. “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһабетдинов сүзләренчә, халык машинасына дәүләт стандартына туры килмәгән, республикадан читтә эшләнгән, әмма арзанлы ягулыкны салу ягында. Шуның аркасында экологиягә һәм кешеләр сәламәтлегенә дә зур зыян килә. Ә “ТАИФ”ка караган ширкәтләрдә Европадагы таләпләргә туры килгән бензин җитештерү кыйбаткарак чыга.

Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, Европада яныңнан машина үтеп киткәндә исен дә сизмисең.

“Безнең сәнәгать ширкәтләренең әйләнә-тирәне пычратуы автомобильләр белән чагыштырганда бик кечкенә. Машина йөртүчеләр үзләренең нинди ягулык салуын һәм нәрсәгә китерәчәген бөтенләй белми. Дөньядагы илләр акылсыз булса, үзләренә евро 4 һәм 5не кертер идеме? Европада заман таләбе белән эшләнгән ягулык салынган машина узып киткәндә сизмисең дә. Ә бездә машина узып киткәч, аның исе таралсын өчен 15 минутлап вакыт кирәк”, ди Миңнеханов.

Экология һәм табигать байлыклары министры Әгъләм Садретдинов белдерүенчә, 2009 елда таләпләр катыланачак.
Әгъләм Садретдинов


“Һаваны пычратуның 60%-ы автомобильләргә туры килә. Бу проблеманы чишү өчен католизаторлар куйдырырга, евро 3 һәм 5 двигательләренә күчергә кирәк. Шулай ук республикада яңа программа эшләнә. Ул евро 4 таләпләренә туры килгән дизел ягулыгы һәм бензин җитештерүне күз алдында тота. 2009 елда бу проблемалар өстендә эшләячәкбез”, ди Садретдинов.

Аның сүзләренчә, юл хезмәте идарәсе (ДАИ) хезмәткәрләре дә экология министрлыгы белән бергә бу мәсьәләләрдә хәйран кырыс булырга җыена.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, экологиядәге проблемалар һәркемнең дә: товар җитештерүчеләрнең дә, муниципалитетларның да һәм республика оешмаларының да уртак эше булып торырга тиеш.

XS
SM
MD
LG