Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Калининградка ракеталар куймый


Русия Калинингад өлкәсенә "Искәндәр" ракеталарын куймый торырга карар итте. Бу хакта Русия хәрби көчләренең генераль штабы хәбәр итте. Моның сәбәбе - АКШның Польша һәм Чехиядә ракета системаларын кую эшен ашыктырмавы, диелгән мәгълүмат агентлыклары хәбәрендә.

Русиянең саклану министрлыгы бу хәбәргә карата, Калининградта "Искәндәр" ракеталарын кую турында карар кабул ителмәде һәм эш әле башланмады, дип белдерде.

Узган ел Русия АКШның Европадагы ракета җиһазларына җавап итеп Калининград өлкәсендә "Искәндәр" ракеталарын куячагын белдергән иде. Вашингтон Чехия һәм Польшада куелачак җиһазлар Русиягә куркыныч тудырмый, дип кабатлап килә.
XS
SM
MD
LG