Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба президенты Рауль Кастро Мәскәүгә килде


Куба президенты Рауль Кастро бер атналык сәфәргә Мәскәүгә килде. Салкын сугыш чорында дустанә мөнәсәбәттә булган Мәскәү белән Һавананың 1991 елда Советлар Берлеге таркалганнан соң аралары суынган иде.

Узган елның ноябрь аенда президент Дмитрий Медведевның Кубага сәфәре - мөнәсәбәтләрне җайлауга нигез салу, дип бәяләнде. Кастроның Мәскәүдә үткәрәчәк сөйләшүләрендә сүз ягулык өлкәсендә хезмәттәшлек турында булачак, дип хәбәр ителә. Премьер-министр Владимир Путин, Русия Кубага Русия чималын алыр өчен 20 миллион долларлык кредит бирергә җыена, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG