Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:54

29 гыйнварда Казанның Вахитов мәхкәмәсе Фердинанд Ганиев эшен тикшереп, аның үзен эзәрлекләүне туктату гаризасын канәгатьләндерде. Әлеге эшмәкәр инде айлар буе шәһәр хакимияте белән аяусыз көрәш алып бара. Максаты - үз бизнесын, үз хокукларын саклап калу.

Ганиев 2007 елның җәеннән барган тикшерү ыгы-зыгысыннан инде тәмам арган иде. Аның әйтүенчә, Казан хакимиятенең шәһәр транспортында урнаштырган соңгы тәртипләренә каршы барган өчен аңа һөҗүмнәр дә күп булган. Әмма эшмәкәр моңа бирешмәде һәм мәхкәмәнең пәнҗешәмбе көнне карарны аның файдасына чыгарачагына иреште.
“Мин электән үк зур Кытай автобусларына күчүне һәм транспортта йөрү хакын 15 сумга күтәрүне хупламадым. Әмма Казан хакимиятенә килгән яңа башлык үз тәртипләрен урнаштырды. Бүгенге көндә минем автобуслар элекке хакимият башлыгы вакытында алынган рөхсәт белән йөри. Салымнар түләнә, бар да тәртиптә. Автобуста йөрү бәясе 10 сум. Әмма хакимияткә бу ошамый. Мин арзан бәя куйгач, алар автобуста йөрү хакын 20 сумга күтәрә алмый.

Хакимият үзе мәхкәмәгә бирә алмагач, Казанның дүртенче һәм бишенче транспорт идарәләре миңа каршы мәхкәмәгә шикаять белдерде. Янәсе минем автобусларымның йөрүе аларга утызар миллион сумлык зыян салган. Алай гына да түгел, миңа каршы бүген каты көрәш алып баралар. Автобусларымның көпчәкләрен тишәләр, пыялаларын ваталар. 3 машинаны яндырдылар да инде. Берничә ай шәһәр урамнарында минем 15 автобустан берсе генә йөрде. Кичә мәхкәмә карары белән тагын ике автобус юлга чыкты. Калганнары әлегә техник тикшерү станциясендә тора”, ди Фердинанд Ганиев.

Ганиев сүзләренчә, аны берничә тапкыр тикшерү органнарына чакырып эшен туктатуны да сораганнар. Аларны тыңласа, 60 миллион сумлык бурычны да өстеннән төшерергә вәгъдә иткәннәр.
“Алар бурыч белән без үзебез хәлне җайлыйбыз, ди. Ничек? Сез аларга ул 60 миллионны үзегез бирәсез мени? Эшне ябып, алар бит ул акчаларны миннән гражданнар кодексына нигезләнеп алырга мөмкин. Болай эш бармый,” ди Ганиев.
Хосусый автобус хуҗалары белән хакимият арасындагы көрәш инде байтактан бара. Эшмәкәрләр үз хокукларын яклап урамга да бер генә тапкыр чыкмады. Казандагы кечкенә кибетчек-ларек хуҗалары белән дә шундыйрак хәл булган иде. Әмма крисиз вакытында Казан хакимияте 2012 елга кадәр кибет хуҗаларына эшләргә рөхсәт бирде.

Бу хәлдән соң хосусый автобус хуҗалары да хакимият ягыннан берәр җылы хәбәргә өметләнгән иде. Әмма өметләр акланмады. Хәлнең шундый булуында автобус хуҗаларының үз гаепләре дә бар, ди Фердинанд Ганиев. Ул аларны вакытында бергәләшеп урамга чыкмауда, бердәм булмауда гаепли.
“Хакимият үз тәртипләрен керткәч, күпләр бернинди көрәшсез китеп барды. Соңрак 6 эшмәкәр минем кебек, үз автобусларын Казан юлларына чыгарды. Әмма аларга да, миңа булган кебек үк транспорт идарәләре тарафыннан мәхкәмәгә шикаять белдерелде. Куркып качтылар. Хәзер бер үзем булгач җиңеп булмый, билгеле”, ди эшмәкәр Ганиев.
“Әлегә минем 1 автобус кына юлда йөри. Берничә көннән тагын икесе чыгарга тиеш. Шулай әкренләп бөтен автобусларны Казан урамнарына чыгарырга исәп бар. Мәхкәмә миңа каршы карар чыгарса, эшне югарырак мәхкәмәдә дәвам итәчәкмен. Бирешергә уйламыйм”, дигән иде "Азатлык"ка Фердинаңд Ганиев.

Пәнҗешәмбедә мәхкәмә аны яклаган карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG