Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх сайланды, шуннан?


Яңа патриарх мәктәпләрдә православ дине мәдәнияте дәресләрен кертүне, гаскәргә дә дә поплар билгеләүне башлап йөрүчеләрнең берсе буларак билегеле.

Шулай итеп православ башлыклары чиркәвнең Русиядә өстенлеккә ия булуын расламакчы.

Күп милләтле, күп динле Русиядә шундый тәкъдимнәр белән чыккан шәхеснең хәзер инде патриарх урынына утыруына мөселман дин әһелләре ничек карый соң? Шул сорау белән "Азатлык" Русиянең Азия һәм Себер өлеше мөфтияте башлыгы Нәфигулла хәзрәт Әшировка мөрәҗәгатъ итте. Башта хәзрәт, кемне сайласалар да, безнең өчен бернинди дә аермасы юк дип белдерде.

Инде Кириллның гамәлләренә килгәндә, Нәфигулла хәзрәт Русия конституциясенә таянырга кирәк, ди. «Бер генә динне башка диннәрдән өстен кую Русия кануннарына каршы килә. Рус чиркәве тарафыннан андый омтылышлар булса, без канунга мөрәҗәгатъ итәчәкбез», ди Нәфигулла Әширов.

Бөтенрусия патриархы Алексий II вафатыннан соң, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт: "Бу урынга дәгъва кылучылар күп булыр. Шулай да митрополит Кириллны сайларлар дип уйлыйм. Без инде аны беләбез, ул безне белә – ничек кенә булса да, динара эшләрдә аңлашу табарбыз дип ышанам. Кем генә булса да, башка милләтләргә карата шовинистик фикердәге кеше генә булмасын", дигән иде.

Ә менә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренә караганда, Кирилл мөселманнарны һәм татарларны бик яратмый.

“Аны белгән кешеләр миңа шулай, диде. Димәк, татарларга карата сәясәт тагын да начараерга мөмкин дип уйларга кирәк. Чөнки ул Русия сәясәтен булдыруда катнаша торган шәхес”, ди Айсин.

1 февральдә яңа сайланган Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархын тәхеткә утырту, ягъни аның эшкә керешү мөрәсиме булачак. Русиянең мөфтиләр шурасы белдерүенә караганда, ул чараларга Равил хәзрәт Гайнетдин дә чакыру алган.
XS
SM
MD
LG