Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Беренче тапкыр Давос халыкара форумын ачу хокукы Русиягә бирелде. Икътисадчылар белән бергә Владимир Путин да кризиска үз карашын белдерде.

Русия премьеры үзенең чыгышында хөкүмәтләрне глобаль кризиска каршы актив хәрәкәт итәргә чакырды. Шул ук вакытта читләштерелү һәм дәүләтнең икътисадта чамадан тыш катнашуыннан тотылып калырга кирәк, диде. Путин Советлар заманындагы кебек планлы икътисадның кире кайтуын беркем теләми, диде. Ул дәүләтләргә килешеп эшләргә һәм бурычларны сызып ташларга чакырды.

Русия премьер-министры кризиста АКШны гаепләде, дөнья буйлап байлыкларның гаделсез бүленүен һәм акчалар белән ныгытылмаган кредитлар бирелүен билгеләп үтте.

Владимир Путин, икътисадның долларга гына бәйле булуы куркыныч тудыра, диде. Шуңа күрә башка төбәк резерв валюталарын булдыру турында уйларга чакырды. Ул шулай ук, бер генә котыблы глобаль сәясәттән баш тартырга, берничә финанс үзәк төзергә тәкъдим итте.

Премьерлар җыены

Давос форумына кризистан шактый зыян күргән кайбер даими катнашучылар, АКШның зур бизнес җитәкчеләре килмәсә дә, оештыручылар сүзләренчә, быел да чара бик югары дәрәҗәдә үткәрелә.

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның чыгышына кадәр, чәршәмбе көнне Кытай премьер-министры Вань Цзябаоның катнашлыгында махсус җыен үтте.

Шулай ук, Давос форумына Германия канцлеры Ангеле Меркель, Британия премьер-министр Гордон Браун, Япония хөкүмәте башлыгы Таро Асо ди килер дип көтелә.

Барлыгы Давоска 40 ил җитәкчесе һәм 100 якын илдән меңләгән кунаклар чакырылган.

Русия вәкилчелеге кысаларында Швецариядәге шушы чарага Татарстан премьер-министры җитәкчелегендә дә бер төркем рәсми кешеләр китте.

Бердәм күтәрелү

Чәршәмбе көндез, Давос форумында булган махсус җыенда икътисад белгечләре кризиска үз карашларын белдерде инде.

Аларның күбесе, сүз күп булды, әмма халыкара дәрәҗәдә килештерелгән уртак чаралар күрелмәде, дип әйтте. Белгечләр дөнья җитәкчеләрен халыкара дәрәҗәдә бердәм хәрәкәт итү өчен яхшырак механизм эшләп чыгарырга чакырды.

Мәсәлән, Дөнья банкының баш икътисадчысы Джастин Уаифу, Лин төрле ил хөкүмәтләре киңәшләшеп эшләргә тиеш, дип әйтә. Аерым илләрнең финанс системаларына акча кертү генә җитми, ди ул.

“Алга киткән һәм үсеп баручы илләр бергә эшли алсын өчен яңа монетаризм, ягъни яңа тәртип кертергә кирәк. Шулай ук без бай илләрдән ярлы илләргә күпмедер фондларны күчерер өчен чаралар булдырырга тиеш. Моны эшли алсак, кризистан соң дөнья буйлап үсеш күрербез”, ди Лин.

Азиядәге Морган Стейнли банкы башлыгы Стефан Роч, халыкара икътисади мәсьәләргә төрле яктан карарга кирәк дип әйтә һәм хокүмәтләрнең үз вәгъдәләрен ни рәвешле үтәгәнен тикшерергә, җаваплылыкка тартырга чакыра.

“Халыкара валюта фонды зур тантана белән өч ел элек эзләнүләр алып бару һәм киңәшләшүне кертте. Аннан соң, бернәрсә дә үзгәрмәде. Монда хәзер мин мәсьәләне басым ясау мөмкинлеге булмауда күрәм. Хаталар өчен җәза юк. Уңай гамәлләр өчен дә мактау юк. Әгәр күзәтүчеләр тешсез була икән, без бернәрсәгә ирешә алмабыз”, ди Стефан Роч.

Африка финанс министры Тревор Мануэль, бу кризистан соң дөньяда яңа икътисади чор башланачак дигән фикер әйтте. Ул дөнья җитәкчеләренә Икенче дөнья сугышыннан соң төзелгән Бреттон Вудс килешүеннән аерыла торган, яңа тәртипне кертү мөмкинлеге турында уйланырга тәкъдим итте. Бретттон Вудс килешүе 1944 елда төзелгән булган. Аның нигезендә АКШ доллары халыкара валютага әверелегән, Халыкара валюта фонды оештырылган.

Кризистан кем беренче чыга, шул җиңүче

Күзәтүчеләр бу икътисади форумның сәяси якларына да игътибар итә.

“Кризис белән көрәш чаралары дәүләтара хезмәттәшлеккә, аерым илләргә бәйле булачак. Кризистан кем тизрәк һәм җиңелрәк чыгачак, шул ил җиңүче булачак”, дип әйтә Мәскәү дәүләт университетының социаль системалар институты вәкиле Дмитрий Бадовский. Аның фикерен РБК агентлыгы китерә.

“Путинга да шул кризистан чыгу өчен күрелгән чаралар күзлегеннән чыгып бәя бирәчәкләр”, ди Бадовский.

XS
SM
MD
LG