Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры булганда, татар милләте яшиячәк


Камал театры Самарга өч спектакль белән килде. Гастрольләр Туфан Миңнуллинның “Дивана” исемле спектакле белән башланды.

Бүген Русия дигән дәүләт кыйбласызлыктан, әхлаксызлыктан, бичаралыктан интегә. Идеология үзгәрү үзеннән үзе адәмнәрнең көйләнелгән, җайланган, начар булса да бер калыбка кергән тормыштан баш тартуга китерә. Идеология – ул шул ук наркоманиянең бер төре. Икесе дә кешене гарипләтә. Гаҗәеп хәл. Большевистик идеология татарны динсез, телсез, әхлаксыз калдырды. Татарны шул боҗрага арт битенә типкәләп кертте, кинәт боҗраларны дәүләт үзе сүтте, ирек бирде, ә татар шул коммунистик боҗрадан чыгарга да омтылмый, ул шул идеологиядә үзен тынычландырырдай, өметләндерердәй теоретик нигезләмәләр эзли һәм таба. Гомумән, һәр идеологиядә кармакка эләгердәй юаткычлар була.

Туфан Миңнуллин татарның бу йомшаклыгын тотып алып ошандырырлык иттереп заман мохитенә чорнаган, ә инде режиссер Фәрит Бикчәнтәев менә шул мохитне тере кешеләр, кием-салым, музыка белән бизәгән. Һәр артистка: “Афәрин!” дип әйтәсе килә.

Самардагы гастрольләргә Галиәсгар Камал театрының директоры Шамил Закиров та килгән иде. Без аның белән әңгәмә кордык.

- ”Дивана” – Туфан Миңнуллинның соңгы пьесасы. Туфан Миңнуллин үзенең нинди алдынгы фикерле әсәр язганын, бәлки аңлап та бетермәгәндер. Бу спектакльне Мәскәүдә дә күтәреп алдылар. Бу спектакль коммунистик идеология турында түгел, бүгенге көндә авылда яшәүче кешеләрнең нинди хәлдә яшәүләре турында. Спектакль – кеше язмышы турында уйлану.

- Самар тамашачысы кул чапкан мизгелләр Казан тамашачысы мизгелләренә туры киләме?

- Тамашачыга сокланып карадык. Тамашачы шулкадәр нечкә күңел белән карады. Озак итеп, аягүрә басып кул чабулары безне дулкынландырды. Самар татар тамашачысы вакыт-вакыт Казанныкына караганда алдынгырак, зәвыклырак дигән фикерне әйтәсем килә. Самар тамашачысы моңлы, дәртле, рухландыргыч эз калдырды.

- Концертларга йөрмәгән халык Камал театры спектакльләрен карарга килә. Казанда мондый катлам тамашачы бармы?

- Һичшиксез, бар. Казанда әле ул күбрәк тә. Самарда зәвыклы, әзерлекле, татар сәнгатен алый торган тамашачы.

Самарда Камал театры халыкны дер селкетте. Туфан Миңнуллинның “Дивана”сы, Илгиз Зәйниевның “Люстра”сы, Зөлфәт Хәкимнең “Мылтыг”ы тамашачы күңеленә хуш килде. Һәр спектакльдә бүгенге җәмгыятьнең проблемалары күтәрелә, сәхнәдә тормыш кайный. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбле эшләгәндә, татар милләте яшәячәк, дигән фикерне дә ишетергә туры килде тамашачылардан.
XS
SM
MD
LG