Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:51

Казакъстанда журналистны иреккә чыгаруны таләп итәләр


Казакъстан җәмәгатьчелеге һәм сәясәтчеләр "Алма-Ата инфо" басмасы мөхаррире Рамазан Эсергеновны иреккә чыгаруны һәм аңа каршы җинаять эшен ябуны таләп итә. Пәнҗешәмбе көнне аны 10 сәяси партиянең 6сы яклап чыкты.

Эсергенов үз мәкаләсендә милли иминлек комитетының дәүләт серен ачуда гаепләнә. 6 гыйнвар көнне аны йөрәген дәвалаган хастаханәдән тикшерү бүлегенә алып киткәннәр.

XS
SM
MD
LG