Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Кастро Медведев белән очраша


Бүген Мәскәүдә Куба президенты Рауль Кастро Русия илбашы Дмитрий Медведев белән гайре рәсми шартларда очраша. Ике ил вәкилчелекләренең рәсми сөйләшүләре иртәгә башлана.

Кастроның Русиягә сәфәре вакытында икътисади хезмәттәшлек турында килешүләр төзелер, дип көтелә.

Куба җитәкчеләренең 1986 елдан бирле Русиягә килгәне булмады. Ул чакта Мәскәүгә Фидель Кастро килгән иде. Хәзер Кубаны аның энесе Рауль Кастро җитәкли. Аның Русиягә сәфәре бер атна дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG