Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клаус Шваб Казанга кабат нигә килә?


Давостагы дөнья икътисад форумы башлыгы республикага милли бәйрәм - Сабантуйны күрер өчен киләчәк икән. Әмма Шваб сәфәре финанс кризисына да бәйле була ала.

Дөнья икътисад форумын оештырып җибәргән һәм аны хәзер дә җитәкләгән Клаус Шваб 2009 елның июнь аенда Татарстанга җыена. Бу турыда 28 гыйнвар көнне премьер-министр Рөстәм Миңнехановның Клаус Шваб белән очрашуыннан билгеле булган.
Белгечләр, Татарстанга дөньякүләм танылган Клаус Швабның килүе аеруча мөһим, ди. Чөнки аның аша Татарстан башка күп кенә илләр белән элемтәгә керә ала. Финанс кризисы көннән-көн киңәя барган чорда иң мөһиме чит илләр белән мөмкин кадәр күбрәк элемтәләр булдыру, инвесторлар җәлеп итү. Ач вакытта бер кисәк кара ипи дә тәмле була дигәндәй, кризиста Татарстан җитәкчелеге өчен теләсә нинди элемтәләр дә мөһим, ди Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко.
"Безгә бүген кризисның Европада һәм Азиядә ничек барачагын белү бик авыр. Шуңа күрә нинди генә илдән нинди генә омтылыш булмасын, уңай кабул итәбез. Экспортлаучы төбәк буларак Татарстанга кризис вакытында бигрәк тә авыр булачак. Шуңа күрә төрле элемтәләр уңай бәяләнә. Акча мәсьәләсенә килгәндә, Европа илләре мөгаен кризис вакытында безгә инвестицияләрен кертергә ашыкмас, үзләренең хәлләре дә мөшкел. Үзара элемтәләрне ныгыту, очрашулар үткәрү кайсы ил икътисадының күпме дәрәҗәдә кризисны кичерүен һәм ни хәлдә булуын күрсәтә”, ди Вадим Хоменко.
Бүген Татарстанга бәйләнешләр, элемтәләр, яңа танышлар бик кирәк. Алда күп акчалар таләп иткән Универсиада да тора. Сәнәгать өлкәсе дә ярдәмнән, инвестицияләрдән баш тартмаячак.
Дөнья икътисад форумы башлыгын Казанда беләләр. Ул Татарстан башкаласында узган елның 12-13 сентябрендә генә булып киткән иде. Бу вакытта республика җитәкчелеге дә, Шваб та, бәлки, финанс кризисының килүен белгәндер, әмма югары даирәләрдә узган очрашуларда икътисад проблемалары турында сүз бик аз булды. Клаус Шваб, кризис темасына тукталып, бары тик “Бу икътисадтагы гадәти хәл. Минемчә, авырлыклар әкренләп 2010 елга кадәр барыр. Аннары яңадан үсеш булачак”, ди әйткән иде.
Чит ил кунагы алдында икътисад министры Марат Сафиуллин инглиз телендә Татарстанның икътисади мөмкинлекләре, Универсиада уздыру хокукын яулавы, торак төзелеше һәм башка күп кенә күңелле эшләр турында сөйләде.
Клаус Шваб исә узган сәфәрендә Татарстанны “ачылып бетмәгән бриллиант” дип атады. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Европада Русиянең ике шәһәре: Мәскәү белән Петербурны гына икътисадый яктан кызыклы дип саныйлар. Давос дөнья икътисадый форумын исә башка төбәкләр дә кызыксындыра. Аның фикеренчә, Татарстан бүгенге көндә иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Шуңа күрә Европа илләренә аның белән хезмәттәшлек итү форсаты кызыксыну уята.
XS
SM
MD
LG