Accessibility links

Бүгенге Куба һәм Русияне нәрсә берләштерә?


Куба җитәкчесе Рауль Кастроның Русиягә рәсми сәфәре башланды. Күзәтүчеләр элекке дусларның яңадан якынаюын әйтә, ә АКШ моны күзәтеп тора.

Бүген Кубаның Дәүләт шурасы һәм хөкүмәте рәисе Рауль Кастро Русия президенты Дмитрий Медведев белән аның Завидоводагы йортында очрашты, ә рәсми сөйләшүләр җомга көнне Мәскәүдә үтәчәк дип көтелә.

Үткән елның ноябрендә Медведев ике ил арасындагы хезмәттәшлекне арттыру максатында Хаванага килеп киткән иде.

Хәзер Рауль Кастро Мәскәүгә 8 көнлек сәфәргә килде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның әйтүенә караганда, Дмитрий Медведев һәм Рауль Кастро энергия, сәүдә, финанслар һәм инвестиция, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаларга тиеш.

Кубаның дуслары

Лондонда урнашкан Кубаны өйрәнүче халыкара институт белгече Стефан Вилкинсон, Хавана икътисади элемтәләрен мөмкин кадәр төрлеләндерергә тели дип әйтә. Куба, Русия белән генә түгел, Кытай, Иран, Һиндстан, Венесуэла һәм Бразилия белән дә мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тырыша, ди ул.

Вилкинсон фикеренчә, Мәскәүнең Куба белән кызыксынуы Грузия белән сугыштан соң артты.

"Әлбәттә болар барысы да бәйләнештә кебек күренә. Русия белән чиктәш җирләрдә НАТО киңәю планнары кора һәм бу Мәскәүнең яңадан Кубага таба борылуна тәэсир итте кебек," ди Лондондагы белгеч Вилкинсон.

Тарихи сәфәр

Бу сәфәр Рауль Кастроның "салкын сугыш"тан соң Русиягә беренче тапкыр рәсми төстә килүе.

Русия вице-премьеры Игорь Сечин Рауль Кастроның сәфәрен тарихи дип саный. "Моңарчы Рауль Кастро Русиягә 1985 елда килгән булган, 2009 елда яңадан килү мөмкин булды икән, димәк вәзгыять үзгәргән,” дип әйткән Сечин Русия-Куба хөкүмәтара комиссия утырышында.

Кариб кризисы онытылмаган

Дөньяда СССРның һәм Кубаның элекке хезмәттәшлеген әле онытмаганнар. 1962 елда СССР Кубада, АКШ чигеннән 140 км ераклыкта, атом ракеталарын урнаштырды.

Бу Мәскәү һәм Вашингтон арасында сугышка китерә язды. АКШның җитәкчесе Джон Кеннеди СССРдан атом коралларын алуын таләп итте һәм Кубаны диңгездән камап алды. СССР җитәкчесе Никита Хрущев чигенгәч кенә, тарихка "Кариб кризисы" дип кереп калган бу низаг шул рәвешле чишелде.

Хәзерге АКШ рәсмиләре Русиянең Латин Америкасында һәм Кариб диңгезендә тәэсирлеген арттыруын игътибар белән күзәтеп баруы хакында белдерә. Үткән ел Русия президенты Дмитрий Медведев Куба гына түгел, Венесуэлада да булды, аның җитәкчесе Уго Чавес белән очрашты.

Русия президентының сәфәре белән бергә Кариб диңгезенә Русия хәрби-диңгез флотының заманча ракеталар белән коралланган кораблары да килде. Алар Кубага да кереп чыкты, ә әлегрәк Венесуэла ягы белән уртак хәрби күнегүләрдә катнашткан иде.
XS
SM
MD
LG