Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев "Новая газета" җитәкчелеге белән очрашты


Русия президенты Дмитрий Медведев "Новая газета" мөхаррире Дмитрий Моратов һәм басманы оештыручыларның берсе элекке Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев белән очрашты. Очрашуда сүз Мәскәү үзәгендә адвокат Станислав Маркелов һәм газета хәбәрчесе Анастасия Бабурова үлеме турында барган.

Шулай ук, Русия җәмгыятенең үсеше, Анна Политковская кебек танылган журналистны үтерүнең җәмгыяткә йогынты ясавы турында сөйләштек, диде Моратов.

Президент Дмитрий Медведев тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк, дигән.

"Мин үзем Политковская үлеменнән соң газетаны ябарга дип уйлаган идем, чөнки ул кешеләргә куркыныч тудыра. Медведев исә, аллага шөкер, хакимиятне тәнкыйтьләгән газета чыга. Аны яратасы юк, әмма тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк, диде,", дип сөйләде "Новая газета" мөхаррире.

XS
SM
MD
LG