Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәләл акча белгечләре Казанда әзерләнә


Татарстанда ислам банкына ихтыяҗ бармы? Белгечләр әзерләү эше башланды инде.

Банк һәм иминият ширкәтләре вәкилләре өчен оештырылган “Ислам банкчылыгы һәм финанслары” дигән семинар Казанда инде икенче тапкыр уза. Белемне Малайзиянең Куала-Лумпур бизнес мәктәбе вәкилләре, аерым алганда аның президенты, профессор Судин бин Харон һәм укыту бүлеге җитәкчесе, профессор Әбд Рәшит әбд Кадыйр алып бара.

“Русиянең һәм Татарстанның берничә банкы инде ислам юнәлешендә эшләргә кызыксыну белдерде”, ди “Линова” финанс ширкәте җитәкчесе Ленар Якупов. Ул чараны оештыручыларның берсе.

Чыннан да укуларга Мәскәүнең “Внешпромбанк”, “Внешэкономбанк”, Түбән Новгородның “Эллипс Банк”, Казанның “БТА”, “Ак барс”, “Казан банкы” вәкилләре килгән иде.

Ләкин Русиядә ислам банкы ачу турында сөйләшүләр 2000 елдан ук барса да, эшләгән эш күренми.

Якупов беренче чиратта бу юнәлешне аңлый торган яхшы белгечләр әзерләргә кирәк, дип санаса, Малайзиядән килгән кунаклар кануннар кирәклегенә басым ясый.

“Тиешле кануннарны кабул итү генә эшне тизләтәчәк. Һәм бу юнәлештәге эшнең һәрбер адымы билгеләнгән булырга тиеш”, ди Әбд Рәшит әбд Кадыйр. Ә Малайзиядән килгән икенче кунак халык ихтыяҗын беренче чиратка куя.

“Татарстан һәм Русия халкына бу ни дәрәҗәдә кирәк соң? Моны Татарстан халкы үзе хәл итәр дип уйлыйм” ди Харон.

Чыннан да, бүген Ислам банкы ачыла калса да, анда халыкның килүе шикле, чөнки аның эш юнәлешен күпләр аңлап бетерми. Ник дигәндә, исламда процент тыелган, ә процентсыз банкны Русиядә күз алдына китерүе бик авыр.

Ленар Якупов әйтүенчә, Ислам икътисад системасы ул алып-сатуга, хезәмәттәшлеккә юнәлгән.

Ленар Якупов
“Сез анда акча кертүче түгел, ә инвесторның берсе буларак катнашасыз. Мисал өчен, сез банкка салган 100 мең сум төрле проектларга тотыла һәм шуннан кергән табыш инде акча кертүчеләр арасында бүленә”, ди Якупов.

Ягъни, икмәк үстереп сатканнан соң яки йорт салганнан соң кергән табышны сезгә бирәчәкләр булып чыга.

“Монда мөселманнарга харам саналган процент кулланылмый. Икътисади кризис та процент аркасында килеп чыкты. Менә хәзер кризис вакытында Ислам банклары бер альтернатива яки өстәмә юнәлеш буларак кулланыла ала. Чөнки Путин Давостагы форумда кризистан чыгу өчен төрле юлларны карарга тәкъдим итте”, ди Якупов.

Малайзиядән килгән кунаклар да кризис чорында бер генә Ислам банкының да зыян күрмәвен әйтте. Быел һәм киләсе елларда әлеге банкларның кереме 10-15% артыр дип фаразлана.

Якупов сүзләренчә, чит илләрдәге халыкның да күбесе мөселман булмаса да хәзер акчасын Ислам банкына сала. Мисал өчен Сингапурда әлеге банклар шактый үсеш алган.

Ләкин әлеге Ислам финанс институтлары да бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Мондый хәлләр Төркиядә булган.

Якупов та моны кире какмый, әмма андый очраклар аз булуын әйтә.

“Оста белгечләр шуның өчен кирәк, шуңа семинар оештырабыз”, ди ул

Әмма мөселманнар үзләре банк хезмәткәрен өйрәтү генә җитми, акча харамга китмәсен өчен алар хезмәткәр бөтен шәригать нигезләрен белергә тиеш дип әйтә.
XS
SM
MD
LG