Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25
Икътисад өлкәсендә яман хәбәрләргә өстәп, шушы атнада тагын ике оешма "караңгы" фаразларын бәян итте. Халыкара хезмәт оешмасы ел ахырына 50 миллионнан артык кеше эшен югалтырга мөмкин, диде. Халыкара валюта фонды дөнья икътисады икенче дөнья сугышыннан соң иң түбән ноктасына җитәчәк, дип белдерде.

Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматына караганда, хөкүмәтләр икътисади кризиска каршы чаралар күреп, бу чаралар үсеш башлануга китергән очракта да, 2009 елның ахырына дөньяда кимендә 18 миллион кеше эшен югалтачак.

Әгәр инде бу чаралар күрелмәсә һәм үсеш башланмаса, эшсезләр саны 51 миллионга җитәргә мөмкин.

Халыкара хезмәт оешмасының хисабын әзерләгән төркем җитәкчесе Лаурэнс Джонсон: "Эшсезлек дәрәҗәсен без 1991 елдан бирле күзәтәбез. Быел иң зур арту булачак. Ул инде узган елгы 5.7% җитте. Шулай дәвам итсә, 7.1% җитәчәк."

Кайбер төбәкләрдә бу сан тагы да зуррак булачак. Мисал өчен, Үзәк һәм Көньяк-көнчыгыш Европа һәм БДБ илләрендә ул 9.8% чамасы булыр дип көтелә.

Европада эш югалтучылар арасында башка илләрдән эш эзләп килүчеләр дә шактый булачак, ди Джонсон: "Алар Европада эшләрен югалтып кире өйләренә кайтырга мөмкин. Бу төбәк өчен эшсезлекнең 8.5%-тан 9.8%-ка артуы шактый җитди, эшсезләр саны 15 миллионнан 18 миллионга җитә дигән сүз."

Бу әле рәсми саннар. Чын саннар зуррак була ала. Чөнки рәсми саннар "күләгә" икътисадын һәм сезон эшләрен исәпкә алмый.

Халыкара хезмәт оешмасы андый "ышанычсыз" эш урыннарын алдан барларга тырыша. Оешма мәгълүматына караганда, ел ахырына Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләрендә һәр дүртенче кеше шундый ышанычсыз хәлдә булачак.

Алга киткән илләрдә эш югалтучылар дәүләттән вакытлы ярдәм ала алса, ярлы илләрдә анысы да юк.

Белгечләр фикеренчә, эшсезлек дәрәҗәсе Көнчыгышка таба арта барачак. Лондондагы Capital Economics белгече Нэйл Шеринг сүзләренчә, Болгарстан, Романия, Украина кебек илләрдә ул 15%-ка җитәргә мөмкин:

"Башта төзелеш, җитештерү тармакларына авыр булачак. Сәнәгать инде берничә ай туктаган хәлдә. Соңнан төшенкелек икътисадның башка тармакларына да җитәчәк."

Шушы яман хәбәрләргә өстәп, чәршәмбедә халыкара валюта фонды да үзенең караңгы фаразын бәян итте.

Фонд фаразына караганда быел дөньядагы икътисади үсеш ни бары 0.5% тәшкил итәчәк, узган ел ул 3.4% булыр дип көтелгән иде.

Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләрендә үсеш 0.4%, Русиядә – 0.7% көтелә. Узган елгы 6% белән чагыштырганда, бу упкынга төшүгә тиң.


XS
SM
MD
LG