Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динара Australian Open финалында


Абыйсы Мараттан калышмаска тырышкан Динара Сафина атнакич Australian Open теннис ярышында Вера Звонареваны җиңеп финалга чыкты.

Марат Сафин Австралиянең Ачык беренчелегендә (Australian Open) 2005 елда җиңгән иде. 22 яшьлек Динара өчен бу үзенә күрә бер күркәм үрнәк - "Абыем яулаган трофейны алу искитмәле булыр иде", дип белдерде ул Australian Openның хатын-кызлар финалына чыгуыннан соң.

Моның өчен аңа Вера Звонареваны тар-мар итәргә туры килде. Динара сүзләренә караганда, ул бүген күпкә һөҗүмчәнрәк уйнаган. "Элегрәк мин күбрәк каршы якның хаталарына өметләнә идем, ә менә хәзер үз уенымны уйный башладым", диде ул җиңүен аңлатып.

Шушы үз уенын Динара Сафина шимбә көнне дә күрсәтергә тиеш булачак - ул көнне аны теннис кырында американ Серена Уильямс көтеп торачак. Алар башка ярышларда элек тә очрашкалый иде, әмма алты шундый уенда Динара бер мәртәбә генә җиңүгә ирешә алды.

Серена Уильямс хатын-кызлар арасында дөньядагы иң оста теннисчыларның берсе булып тора.

Динара исә былтыр Пекиндәге Олимпия уеннарында Русия теннисчыларының алтын медал яулавына зур өлеш керткән иде.

Узган атнада Динара Сафинаның абыйсы Марат якын киләчәктә теннистан китәргә җыенуын игълан итте.
XS
SM
MD
LG