Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Басма матбугатның кыйбатлана баруы объектив мәгълүмат алырга теләгән Русия yкучыларын интернетка этәрә.

Русияләрнең илдәге мәгълүмат чыганакларына карата ышанычын өйрәнү максатында, ноябрь аенда Русиянең 12 шәһәрендә фикер белешү узды. Аның нәтиҗәләре sostav.ru сәхифәсендә урын алды.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, халыкның 33% мәгълүмат чыганагы буларак җирле һәм федераль газеталарны өстен күрсә, 47% халык интернеттагы мәгълүмат чараларын мөһим дип саный.

Әлеге сораштыру нәтиҗәләре журналистларда, Русия халкының җирле язма матбугатка караганда интернеттагы мәгьлүматка күбрәк ышана дигән фикер уятты.

Интернеттагы мәгълүмат чараларына игътибар артуы, бер яктан, акча мәсьәләсе белән дә бәйле. Глобаль икътисади кризис шартларында, басма мәгълүмат чараларына бәяләр артуы сәбәпле, халык хәбәрләрне интернет аша укырга гадәтләнә башлаган.

Узган октябрь аеннан бирле Русиядә газета алучылар саны 40%-ка кимегән.

2008 елның ноябрь аенда уздырылган фикер белешү нәтиҗәләрендә мөһим үзгәрешләр күзгә ташлана. Әйтик, Русиядә интернет кулланучылар саны - әгәр дә 2002 елда 50 кешенең берсе генә интернет кулланса, хәзер һәр 6 кешенең берсе даими интернет куллана.

Шул ук вакытта, Мәскәүдәге экстремаль журнализм үзәге белдерүенчә, Русиядә мәгълүмат иреклеге кысыла. Русия рәсмиләре электрон мәгълүмат чараларына булган басымны арттыра башлады. Соңгы вакытта журналистларны үтерү, яисә интернеттагы сәхифәләрне томалау очраклары иң югары ноктасына җитте дип хәбәр итә үзәк.

Әлбәттә, интернетка кергән һәрбер кеше, интернетны бары тик мәгълүмат чыганагы буларак кына кулланмый. Аны кулланучылар арасында интернет аша товар сатып алучылар, башка кызыклы сәхифәләрне караучылар да бар һәм алар саны көннән-көн арта.

Бу шартларда өлешчә бушлай һәм ирекле интернет мәгълүмат чаралары алга таба күбрәк әһәмият казаначагын күрсәтә, ләкин икенче яктан, хакимият интернеттагы тәэсирен дә арттыра ала.

Әлеге очракта интернетнең киләчәктәге әһәмиятен аңлаган шәхесләр, төркемнәр һәм хакимият интернетны яңа һәм катлаулы шартларда куллана белү юлларын өйрәнергә тиеш булачак. Алда торган әлеге катлаулы көрәшнең мисалы - интернетның әһәмиятен аңлаган һәм аның хөкүмәт контроленә янавыннан шүрләгән Кытай. Хәзер инде андый контроль башка авторитар илләрдә дә күрелә.

Хакимиятләр үзләренә каршы булган мәгълүмат чараларын томалау өчен интернетта шактый кырыс чаралар күрә.

XS
SM
MD
LG