Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалтулар һәм табышлар елы


Римзил Вәли. “Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүе Татарстанның узган елгы эшенә йомгаклары һәм киләчәккә планнары турында. Узган сөйләшүдә сүз икътисад һәм социаль үсеш турында булды. Анда Татарстан кризиска кергәндә социаль юнәлешләрен саклармы, зур казанышларын кабатлый алырмы, яки истә калырлык биеклекләрдән соң киләчәктә хәлләр авырлашырмы дигән кебек, бераз моңсу шик тә салынды.

Ә бүген сүз һуманитар тормыш, кешеләр, аларның рухияте, мәдәни тормышы һәм мәгърифәт турында. Узган ел кайбер биналарны сүтүгә тавышлар да булды. Милли - төбәк компоненты тирәсендә җанга тия торган сүзләр, киңәшмәләр үтте һәм тарих әле дә дәвам итә.

Татарстанга сәфәргә килүчеләр арасында шикләнеп, өркеп караган чаклар да булгалыйдыр. Ә бит татар дөньясының мәркәзе булган Казанда галимнәр, мәгърифәтчеләр, талантлы язучылар, композиторлар, рәссамнәр яши. Узган елның казанышларына, ачышларына таянып, хәл ителмәгән урыннарга да күз салыйк.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә “Азатлык” хәбәрчеләре Наил Алан, Рәфис Җәмдихан, Гөлназ Шәйхетдин катнаша.

Рәфис, Казанның, Татарстанның узган елдагы һуманитар яңалыкларына нинди бәя бирер идең?

Рәфис Җәмдихан. Тулаем алганда мин һуманитар өлкәдәге милли яшәеш, тормышта әллә ни фаҗига да, үсеш тә күрмим. Ә ниндидер фаҗига күрергә тырышкан һәм моңардан сәяси капитал алырга омтылган, “Болгар” номерлары тирәсендәме, милли төбәк компоненты тирәсендәме, я табигый рәвештә бара торган процессларны үзләренең җиңүләре итеп күрсәтергә тырышкан кешеләр турында нәрсә әйтим?

Алар үзләренең мәнфәгатьләреннән генә чыгып эш итте. Бу минем шәхси фикерем. Бернинди фаҗига да күрмим, ничек бар, шулай бара. “Болгар” номерлары сүтелергә тиеш иде, яңасы булыр. Милли төбәк компоненты мәсьәләсе татарны, җәмәгатьчелекнең милли мәгариф тирәсенә тагын бер тапкыр игътибарын юнәлтте.

Татар мәгарифендә, мәдәниятендә, кайсы гына өлкәне алмыйк, артык чигенеш булмады. Моңардан тыш җиңүләр дә булды. Мәсәлән, “Алтын Минбәр” фестивале дүртенче тапкыр уза, анда татар фильмнары юк дип тәнкыйтьлиләр. Ләкин былтыр Казанда дүрт-биш татар фильмы төшерелә башлады. Әлбәттә, аларның бөтенесе дә экраннарга чыкмады. Бу бит фестивальга өлгертик дип шушы процесска бәйле рәвештә үсә башлады. Театрларыбызда спектакльләр куеламы? Куела, премьералар да була.

Римзил Вәли.
Ә нинди спектакльләрне карадың? Нәрсә истә калды?

Рәфис Җәмдихан.
Үзем Камал театрына гына йөрим. Мәсәлән, “Мылтык” спектакле булды.

Римзил Вәли.
Аларның исемнәре кыска: “Люстра”, “Мылтык”.

Рәфис Җәмдихан.
Иң мөһиме – аның эчтәлеге озын булсын.

Римзил Вәли. Наил Алан соңгы вакытта күргәзмәләрдән, премьералардан калмаска тырыша. Башка төбәкләрдән килгән артистларга да игътибарлы. Нәрсәләр истә калды?

Наил Алан. Рәфис, мин Камал театрында куелган премьераларны һәм спектакльләрне карыйм, дип әйтеп китте. Бер Камал театрында гына түгел, Кариев исемендәге Татар яшьләре театрында “Алхимик” куелды. Алар үзләрендә булган мөмкинлекләр дәрәҗәсендә уйнауларына карамастан, театрдагы шартлар искиткеч шәп булмаса да, ләкин бу спектакльне тамашачы яратып кабул итте.

Минем хәтеремдә калган узган елгы яңа премьералардан – Татар дәүләт җыр-бию ансамбльнең “Җиде энҗе бөртеге” дигән әсәр. Яңа сәхнә киемнәре, бүгенге җыр-бию сәнгатенә яңача караш үзенә күрә бер яңалык булды ул. Минемчә, бәлки ялгышамдыр да, татар халкында моңа кадәр әле җыр-бию сәнгатендә традицион куелыш бара иде. Стильләшкән, дөньяның яңа алга китешен табып, үзләрендә куллану ысулы “Җиде энҗе бөртегендә” чагылыш тапты.

Римзил Вәли. Наил, син бию яратасың. Менә җыр-бию ансамбле һәм “Казан” бию ансамбле бар. Казанда ике көчле бию ансамбле ярышып-ярышып бии. Кайсы шәбрәк?

Наил Алан.
Монысы шәп, тегесе шәп дип әйтсәм, нык ялгышырмын, чөнки икесенең дә сәхнәдә үз урыны бар. Җыр-бию ансамбленең оркестр, хор труппасы, электән килгән традицияләре бар. Ә “Казан” бию ансамбле әллә ни озын гомерле иҗадый төркем булмаса да, үзенең яңалыгы белән татар дөньясына килеп керде. Башка милләтләрнең биюләрен башкару, безнең халыкта булган горурлык, кыюлык биюләре белән ул үзенең урынын тапты.

Римзил Вәли. Әлбәттә, икесе дә хәзер Татарстанның йөзе. Исхакыйның юбилеена бәйле чаралар истә калды. Роберт Миңнуллин да үзенең юбилеен уздырды. Хәтта, бинасы төзекләндерүдә булган Тинчурин театры, әллә кайда чегән кебек йөрсә дә, яңа кызыклы әйберләр куйды.

Рәфис Җәмдихан. Зур вакыйгалар, зур чаралар журналистларның, бөтен кешеләрнең игътибарында, күз алдында. Ләкин шул ук вакытта ел барышында кечкенә чаралар, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган вакыйгалар да булды һәм алар да татар халкы өчен бик мөһим.

Татар бистәсендә Мәрҗәни мәчетеннән ерак түгел Апанай мәчете тулысынча реставрацияләнде. Зәңгәр Мәчет торгызылды. Юнысовлар мәйданындагы Апанаевлар йорты төзекләндерелде.

Бик кечкенә төркем өчен генә түгел, татар өчен дә мөһим булган “Шәрык” клубында беренче тапкыр утыз көнлек “Ифтар” марафоны узды. Мондый чараларны күп әйтеп була.

Зур вакыйгалар да әз булмады. Мәсьәлән, Ислам Үсеш банкы Казанда утырышын үткәрде. Тагын бер зур вакыйга ул - Русия Ислам университетының ун еллыгы. Русия Ислам университеты Мәскәүдә, Дагъстанда, Чечняда, Уфада да бар. Алар берсе дә дәүләт стандартлары дипломы бирми, Казан гына бирә.

Римзил Вәли. Безнең Гөлназ эстрада ярата. “Татар җыры” бәйгеләрен игътибар белән күзәтә. Бу якта алга китешме күренәме, әллә артка китеш сизеләме?

Гөлназ Шәйхетдин.
Узган ел шоу-бизнес дөньясы гадәттәгечә гөрләп торды, вакыйгаларга бай булды. Мисал өчен, “Евровидение” бәйгесендә Русия данын яклау өчен Мәскәүдәге сайлап алу бәйгесендә татар җырчысы Асылъяр да катнашты. Әйтергә кирәк, Асылъяр соңгы урынны яулауса да, бу татар җырчылары арасында дөньяга чыгарга тырышу омтылышы булды.

Шулай ук “Татар моңы”дип аталган фестиваль дә башланып китте. Аның сайлап алу бәйгеләре Русиянең төрле төбәкләрендә үтте. Рәшит Ваһапов йөзеллыгы уңаеннан төрле илләрдә концертлар үтте. Ел ахырында татар җәмәгатьчелеген җәлеп иткән тагы бер вакыйга булды. Ул да булса, танылган җырчы Алсуның Казанда татар телендә “Туган тел” дип аталган беренче альбомы тәкъдим ителде.

Әйтергә кирәк, шоу-бизнеста татар җырларны яздыруга һәм аларны таратуга зур көч салучы “Барс-Медиа” компаниясе үзенең 10-еллыгын уздырды. Компания үзенең юбилей елында яңа проектлар һәм концертлар белән сөендерде. Мисал өчен, былтыр беренче тапкыр вокал һәм музыканың җанлы яңгырашына нигезләнгән яңа сулыш концерты уздырылды. Бу концерт татар халкының тере тавышка сусавын күрсәтте. Шуны әйтергә кирәк, менә инде берничә ел дәвамында “Барс-Медиа” тарафыннан оештырылган “Татарча солянка” концертын Русиянең төрле төбәк тамашачылары күрә алды. Ә бу юлы “Татарча солянка” Себердә дә бер атна дәвамында кунак булды.

Шулай ук, нигездә яшьләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып оештырыла башлаган “Музыкаль десант” проекты Татарстан районнарының эре үзәк мәйданнарында олысын, кечесен бергә җыйды.

“Барс-медиа” музыкаль фильмнарны төшерү белән дә шөгыльләнә. Былтыр компания тарафыннан “Мәхәббәт сынавы”, “Әтәчсез иртә ни китерә?” фильмының өченче бүлеге дөнья күрде.

2008 елда берничә тапкыр “Дисней” мультфильмнары татарчага тәрҗеме ителде. Мультфильм геройлары булып яшь эстрада артистлары сөйләште.

Тарихта беренче тапкыр Казан аквапаркында татар эстрадасы җырчылары катнашында юеш дискотека оештырылды.

Ел гадәттәгечә “Барс-медиа” тарафыннан оештырылучы “Татар җыры” халыкара эстрада фестивале белән тәмамланды. Өч көн дәвамында “Пирамида” залы гөрләп торды. Шулай итеп, милли шоу-бизнес, эстрада эше кызыклы, мавыктыргыч шөгыль булып тора. Биредәге көндәшлек тә, иҗат та, проблемалар да милләтнең рухи үсешенә таэсир итә дип уйлыйм.

Наил Алан. 2008не шулай ук Казан күләмендә татар дискотекалары ярышы елы дип әйтер идем. 2007 елда Казанда татар дискотекалары әллә ни күп түгел иде. 2008 елда төрле-төрле дискотекалар үзара бер ярышка да чыккан кебек булды.

Римзил Вәли. Әле “Дөньяны хасил итү” (“Сотворение мира”) рок-музыка бәйрәме оештырылды. Бу чара башында татарча җырлау да күренеп алды. Узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә мәдәнияткә 3 миллиард 700 миллон сум ачка бирелүе әйтелгән иде. Кайбер театрларда, тармакларның кайбер өлкәләрендә мәдәният хезмәткәрләре соңгы ике-өч елда ике тапкыр күбрәк акча ала башлаган.

Ә мәгърифәткә 30 миллиард сум акча биреләчәк. Министр Наил Вәлиев, 120 университетны яптым, сигезе калды, дип әйтте. Мәскәү уку йортларының мондагы филиалларын ябып, сыйфат өчен көрәшәбез, ди ул. Мәгарифтә дә катлаулы процесслар бара. Компонент мәсьәләсе Русия Думасында хәл ителә.

Узган ел “Матбугат” дигән интернет-сәхифә ачылды. Данил Сәфәров үз көче белән гаҗәеп портал булдырды. Ә ни өчен меңләгән татарларга анда кереп, язышмаска?

Рәфис Җәмдихан.
Милләт өчен борчылып йөргән татарларга тагын бер кызык яңалык булды. “Татар энциклопедиясе” татар телендә басылды.

Кем газета алмый, укымый, кем театрга, концертларга йөрми, кем татар эстрадасын тыңламый, шулар татарның хәлләре начар дип сүгә. Әзрәк милли продукцияне дә куллана башларга кирәк.

Римзил Вәли.
Нишләптер син яшьләр турында әйтмисең. “Үзебез” хәрәкәте турында нәрсә әйтергә була?

Рәфис Җәмдихан.
“Үзебез”нең бер елга якын җыелганы юк, чөнки бөтен көчне шушы яшьләр форумы тартып алды, без ничектер суыныбрак калдык. Ләкин чын татар яшьләре форум тирәсендә түгел. “Үзебез” форумның корбаны булды.

Римзил Вәли.
“Үзебез” ниләр эшләде?

Рәфис Җәмдихан.
“Мин татарча сөйләшәм” чарасын үткәрде. “Чәк-чәк-Пати” форум белән бергә оештырылды, Казанда һәм башка шәһәрләрдә чәк-чәк тарату булды.

Римзил Вәли.
Аны ничек кабул иттеләр? Төп стратегик юнәлеш итеп без форумга милли, рухи кыймәтләрне шәхес дәрәҗәсенә сендерү мәсьәләсен тәкъдим иттек.

Рәфис Җәмдихан.
Бүгенге милли хәрәкәт тирәсендә бер төркем кешеләр йөри. Атлыгып торган милли хәрәкәткә керим әле дигән яшьләр дә юк, чөнки бүген милли үзаңы булган яшьләр үзләренең милли тормышын да, шәхси тормышын да милли хәрәкәттән читтә башкара.

Милли мәҗлескә килгәндә, аның ел ахырындагы вакыйгалары, бәйсезлек танып мөрәҗәгать танулары, үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтү кебек мәгънәсез бер чара булды. Әлбәттә, “Безне кысалар” дип кычкырып, “милләт бетә” дип әйтергә тагын бер факт булды. Ләкин аның белән файда булмады.

Римзил Вәли.
2008 татар милләтенең интеллигенциясе, төбәк вәкилләре берләшкән, бер сулыш белән бер якка бара торган ел булмады. Ахырда әйтәсе килә, форумнар, конгресслар, партияләр каяндыр акча ала. Ә башкалар да бар. Менә Тимергалин үзе көче белән “Милләт” сүзлеген чыгарган. Салават берничә дистә артист белән туган авылына кайтып “яулап ала да” эшли, концерт куя, чара үткәрә. Мондый үзләренең булган ресурсларын милләткә бирә торган кешеләр эшкуарлар арасында да бар. Татар дөньясында: Мәскәүдә, Уфада, Төмәндә, Казанда күп алар. Алар шигырьләр яза, фәндә өлкәсендә эшли, газеталар чыгара, милли юлда йөри. Һуманитар тормыш гел акчага гына бәйле түгел. Иҗат иткән кеше барыбер иҗат итә. Бюджет акчасын алып җибәргәндә бер хәл, ә менә “Барс-медиа” илле мең диск чыгарган. Бу бит татар милләтенә хезмәт иткән дигән сүз.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG