Accessibility links

“Одноклассники.Ру” яңа дәүләт бәйрәме булдырмакчы


“Одноклассники.Ру” интернет сәхифәсе мәктәпне тәмамлаучыларны Мәскәүгә Кремль сараена җыймакчы. Русиядә “Классташлар көне” дигән дәүләт бәйрәме барлыкка килергә мөмкин.

“Одноклассники.Ру” сәхифәсе яңа бәйрәм булдыру ниятеннән халыктан имза җыярга уйлый. Ул нәкъ Кремль сараендагы очрашу барышында игълан ителәчәк. Әлеге чара 6 февральгә каралган һәм анда барлык мәктәпне тәмамлаучылар чакырыла. Оештыручылар исә төрле шоу-программалар, аерым алганда Русия эстрада йолдызлары катнашында зур концерт вәгъдә итә. Шулай ук төрле бәйгеләр, уеннар, бүләкләр тапшыру каралган. Ә азакта Кремльның мәҗлес бүлмәсендә “Мәктәп дискотекасы” оештырылачак. Боларның барысы да, әлбәттә, бушка түгел: билет бәясенең иң кыйммәте 3 мең сум тора.

“Кыйммәт, ә болай мин рәхәтләнеп барыр идем”, ди Казандагы бер продюссерлык үзәгенең PR менеджеры Ләйлә Зотова.

Ул сәхифәгә керүчеләрне Русия башкаласы буларак нәкъ Мәскәүдә җыю да дөрес дигән фикердә тора.

“Мин бик күп мәктәпләрдә укыдым, шуңа классташларым шактый. “Одноклассники.ру” ярдәмендә аларның күбесен таптым, хәтта балалар бакчасында бергә йөргәннәр белән дә аралашам”, ди Зотова.

“Одноклассники.Ру”ның яңа чара уздыруын ул PR юл, ягъни сәхифәнең үзен танытырга теләвеннән күрә.

Вконтакте” сәхифәсенә керүчеләр инде сан ягыннан аларны узып китте. Шуңа “Одноклассники.Ру” яңа юл уйлап тапкан, дигән фикердә Зотова.

Билгеле булганча, Русиядә ел саен февральның беренче шимбәсендә элекке елларда мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу гадәте бар.

Зотова әйтүенчә, аның өчен бәйрәм рәвешендә аерым бер көн билгеләү дә бик яхшы.

Ләйлә Зотова
“Интернет сәхифәсе нигезендә, бәлкем шундый яңа бәйрәм барлыкка килер. Һәм нәкъ шул көнне мәктәпләргә кайтып очрашулар да узачак”, ди Зотова.

Әлбәттә, Русиядә бәйрәмнәр хәттин ашкан булса да, яңасыннан да беркем колак какмастыр. Русиядә элек-электән бәйрәм итәргә яраталар.

“Классташлар бәйрәме” бик кызык идея, тик аны акча эшләүгә кайтырп калдырырга ярамый. Шулай ук көне-төне тыңлап туйган эстрада җырчылары беркемгә дә тансык түгел. Бәклем “мәңгелек яшьлек” бәйрәме итеп Татарстанда уздыру да әйбәт булыр иде”, дигән фикердә Интертат.ру сәхифәсендә эшләүче Лилия Гаделшина.

Кайберәүләр исә бу чара бары “Одноклассники.Ру” хуҗаларының акча эшләргә теләве максатыннан уйланылган дип саный. Шулай ук яшьләрне Кремльгә җыеп бәлкем хакимияттән дә акча “таму”га өмет итәләрдер. Ә ул чакта инде кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Болай да инде җәмәгатьчелектә сәхифә хуҗалары ФСБ белән хезмәттәшлек итә икән дигән сүзләр таралды.

Акчага килгәндә, “Одноклассники.Ру” инде элек тә, сәхифәгә яңа теркәлүчеләрдән акча түләүне сорап игълан элгән иде. Чөнки сәхифәгә керүчеләр саны берничә елда гына әллә ничә миллионга җитте.

Хәзер “Одноклассники.Ру”га 29 миллион кеше теркәлгән. Аларның 8 миллионы сәхифәгә көн саен керә.

Әмма “Одноклассники.Ру” яңа таләпләр куеп сәхифәгә керүне катлауландырган саен, көндәшләр тик ятмый. Мисал өчен, бүген генә күпләрнең почта тартмасына яңа odnoclassniki.km.ru сәхифәсенә рәхим итегез дигән хат килде.

“Одноклассники.Ру” исә үз чиратында төрле чаралар уздырып элекке керүчеләрен югалтмаска тели. Яңа бәйрәм булдыру да шуның мисалы, мөгаен.

“Без имза куючылар саны миллионнан да аз булмас дип саныйбыз. Әгәр яклау тапсак, бәйрәм булдыруны дәүләт оешмаларына тәкъдим итәчәкбез”, ди “Одноклассники” ширкәте җитәкчесе Никита Шерман.
XS
SM
MD
LG