Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Грузия премьер-министры урыныннан китте


Грузия премьер-министры Григол Мгалоблишвили урыныннан китүе турында белдерде. Сәбәбен ул озак вакыт дәваланырга кирәклеге белән аңлатты. Министрга 35 яшь, хөкүмәт башлыгы урынына ул 3 ай элек билгеләнде.

Декабрь башында премьер белән президент Михаил Саакашвили арасында низаг булган, дигән хәбәрләр таралган иде. Үз урынына Мгалоблишвили финанс министры Ники Гилаурины тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG