Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Давосны ни өчен ташлап китте?


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган атнакич Давоста Израил президенты Шимон Перес белән талашып, җыенны ташлап чыгып китте.
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган атнакич Давоста Израил президенты Шимон Перес белән талашып, җыенны ташлап чыгып китте.
Ап-ак карлар баскан Алып таулары итәгендә, Швейцариянең Давос авылында, гадәттә тыныч кына үтә торган халыкара җыен быел тарихка гауга белән кереп калачак.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Израил президенты Шимон Перес арасында Газзә мәсьәләсендә талаш чыкты.

Эрдоган Израилгә Газзәгә гаскәр керткән өчен тәнкыйть белдергәч, Перес Эрдоганга бармак төбәп, тавышын күтәреп, әгәр сезнең башыгызга ракеталар коя башласалар, нишләр идегез, дип сорады:

"Әгәр Истанбулга һәр төн саен 10 ракета, 100 ракета төшә башласа, нишләр идегез?"

Эрдоган каты җавап кайтарды

Эрдоган Переска каты җавап кайтарды. Бу төрек җитәкчесенең соңгы берничә елда Израилгә карата әйткән иң каты сүзләредер.

"Президент Перес, сез миннән өлкәнрәк, ләкин тавышыгыз артык каты чыга. Болай кычкырып сәйләшү үзен гаепле хис итүчегә хас. Минем тавышым алай чыкмас. Үтерүләргә килгәндә, сез үтерүне яхшы беләсез. Комлыктагы балаларны үтергәнегезне хәтерлим. Ике элекке премьерыгыз, Фәләстингә танклар белән керсәк иде, дигәнен дә хәтерлим."

[Соңрак Перес Эрдоганга шалтыратып, мин начар ишетәм, шуңа күрә кычкырып сөйләшәм, дип аңлаткан һәм гафу үтенгән. - ağ]

Әрдоган шулай ук залда Пересның чыгышына кул чабып утырган кешеләргә дә тәнкыйть белдерде.

Сөйләшүне алып баручы Вашингтон Пост басмасының мәртәбәле журналисты Давид Игнатиус Эрдоганны туктатырга тырышкач, Әрдоган җыенны ташлап чыгып китте. [видеоны кара]

"Минем өчен Давос бетте. Мин монда бүтән килмим. Сез миңа сүз бирмисез. Ул [Перес - ağ] 25 минут сөйләде, миңа 12 генә минут бирдегез. Бу мөмкин түгел."

Төркия Израил белән тарафдар иде

Бу Эрдоганның Израилне беренче тапкыр тәнкыйтьләве түгел. Берничә атна элек тә ул Израилнең Газзә һөҗүмнәренә тәнкыйть белдереп, Аллаһы тәгалә моның өчен каргаячак, дигән иде.

Төркия бу төбәктә Израилнең сирәк тарафдарларының берсе иде. 1996 елда ике ил хәрби килешү төзеде. Бу килешүдә уртак күнегүләр, Израил очкычларына юл бирү, Израил коралын сатып алу кебек гамәлләр каралган.

2007 елда гына Төркия Израилдән 2 миллиард долларлык корал алган.

Әммә Эрдоганның Израил-Фәләстин мәсьәләсенә карашы төрек генералларыныкыннан аерыла. Бу да яңалык түгел.

Ни өчен Эрдоган Давоста шундый тамаша оештырырга булган дигән сорауга, белгечләр берничә сәбәп китерә.

Тамашаның сәбәбе нәрсәдә?

Беренчедән, март аенда Төркиядә җирле сайлаулар үтәчәк. Төрек сайлаучыларының күбесе Фәләстинлеләргә теләктәшлек белдерә. Эрдоган аларның тавышын казанырга тели. Җомга көнне Истанбулда аны меңләгән кеше каһарман итеп каршы алды.

Икенчедән, бу Европа Берлегенең Төркия белән сөйләшүләр башларга теләмәвенә, я исә халыкара валута фондының нәкъ шул атнакич көнне Төркиягә кредит бирмәскә дигән карарына реакция була ала.

Өченчедән, кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Эрдоганның кыланышы төбәктә дилбегәне үз кулына алу нияте белән ясалган, тирән уйланган стратегия була ала.

Газзә һөҗүмнәре башланганнан соң, Эрдоган Хәмас җитәкчесе Исмаил Хәния, Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинаҗат һәм бу низагта арадашчылык иткән җитәкчеләр белән элемтәгә керде.

"Яңа госманлылык" сәясәте

Кайбер белгечләр фикеренчә, рәсми Әнкара дистә еллар буе Европага нәтиҗәсез ишек какканнан соң, хәзер үз төбәгендә әүземрәк сәясәт башларга җыена.

Төркиядә кайбер сәяси күзәтүчеләр "яңа госманлылык" дигән төшенчә куллана башлады. Сүз кайчандыр Госманлы империясенә кергән гарәп илләре белән генә түгел, ә Греция һәм Кавказ илләре белән дә дипломатик бәйләнешләрне ныгыту сәясәте турында бара.

Алиев (с), Эрдоган һәм Әрмәнстан тышкы эшләр министры (у)
Давос җыены кысаларында үткән башка бер очрашуда Эрдоган Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низагта арадашчы булу теләген ычкындырды.

Давос оештыручылары бу ике илнең президентларын да очраштырырга бик теләгән иде. Барып чыкмады. Илһам Алиев килде, ә менә Серж Саркисян үзе урынына тышкы эшләр министрын җибәргән.

Менә шуларның барысын да искә алганда, быелгы Давос җыены уңышсыз тәмамланды дияргә була.


XS
SM
MD
LG