Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Төркиядә Давос каһарманы


Давоста Эрдоган белән Перес арасында булган ызгыштан соң, Төркия дипломатиясен авыр көннәр көтә
Давоста Эрдоган белән Перес арасында булган ызгыштан соң, Төркия дипломатиясен авыр көннәр көтә

Швейцариянең Давос шәһәрендә дөньяның төрле илләреннән эшкуарлар һәм сәясәтчеләр Дөнья Икътисади Форумына җыелды. Давос җыелышы экономик проблемаларга караганда, сәяси мәсьәләләр турында үткәрелгән дискуссияләр белән игътибарны җәлеп итте.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Израил президенты Шимон Перес арасында туган бәхәс, форумга гаугалы тамга сукты. Эрдоган хәтта җыенны ташлап чыгып китте.

Төрек халкының күпчелеге дә Эрдоганы яклады. Ул Давостан кайтканда аны меңләгән кеше каршы алды. Гәрәп дөньясы исә Эрдоганны зурлау максатыннан Газзада урам җыены да уздырды.

Давоста Эрдоган һәм Перес арасында туган бәхәс дөньяның күп кенә матбугат чараларының беренче хәбәренә әверелде. Әйтик, “Financial Times” бу вакыйганы “Давостагы Дөнья Экономик Форумы дипломатик бер кауга белән дулкынланды” дип тасвирлады.

Эрдоганга көчле реакция АКШ яһүд комитеты рәисе Давид Һарристан килде. Аның сүзләренә караганда, премьер Эрдоганның Давоста кабарган ачуы яһүд дошманлыгы утына бензин сибу булды. “Төркия белән Израил арасындагы мөнәсәбәтләрне американ яһүдләре дә яклаган идее. Ләкин соңгы атналарга Төркиядә яһүдләргә карата туган дошманлык вәзгыятендә, без Израилга карата мондый куркыныч гәепләүләргә дәшмичә тора алмыйбыз”, дип белдерде.

Шушы вакыйгадан соң АКШ президенты Барак Обаманың Якын Көнчыгыштагы вәкиле Джорж Митчелның Төркиягә ясарга тиешле сәфәренең кичектерелүе дә игътибарны җәлеп итте. Генералштаб коммуникация даирәсе җитәкчесе генерал Метин Гүракның Төркия-Израил мөнәсәбәтләре турында: “Төркиянең барлык илләр белән алып барган икеле хәрби мөнәсәбәтләрдә милли мәнфәгатьне күзәтеп хәрәкәт итүе шарт”, дип белдерүе дә армиянең бу тәррәкыяттән канәгать булмавын күрсәтә.

Кайберләр өчен Давос җиңүве дип бәяләнгән бу ызгышка “Radikal” газетасы хәбәрчесе Мурат Эткин анык бәя бирә. Мәкалә “Ачу белән торган” дип атала.

“Эрдоганның бу хәрәкәтен халыкның бер өлеше алкышлар. Переснең гафу үтенүе җиңү буларак бәяләнә алыр. Бәлки бу гауга 29 мартта узачак җирле сайлауларда Эрдоганга күбрәк тавыш җыюга файда китерер. Гарәп урамнарында аның рәсемнәре күтәрелер.

Әмма бу ачу белән торуның соңгы нәтиҗәсе Төркия өчен файда китерәчәкме соң? Моннан соң Төркия башка төбәкләр белән ничек арадашлык алып барыр? Израил белән АКШ мөнәсәбәтләрен нинди булуын белмәгән кеше бармы? Шулай итеп, төрек дипломатиясе Давостагы вакыйгадан соң байтак өлкәләрдә эшен яңадан башларга тиеш булачак”, дип яза Мурат Эткин.

XS
SM
MD
LG