Accessibility links

Гыйракта җирле сайлаулар узды


Гыйракта бүген 2005 елдан бирле беренче җирле сайлаулар узды. Тавыш бирү Казан вакыты белән кичке 5 тәмамланды. Вилаятьләрнең җирле шуралардагы 440 урын өчен 14400 намзәт көч сынашты. Сайлау 18 вилаятьнең 14дә узды. Аның нәтиҗәсе киләсе атнада билгеле булыр, дип көтелә. Гыйракта 15 миллионлап кешенең тавыш бирү хокукы бар.

Көрдләр яшәгән 3 вилаяттә сайлау соңырак үтәчәк. Киркукта исә тавыш бирү иминлек булмавы аркасында билгесез вакытка кичектерелде.

Ил буйлап иминлек чаралары ныгытылды, сайлау урыннарын меңләгән полиция һәм гаскәрләр саклады. Алай да Тикрит каласында тавыш бирү урынына якын ракета атылган, дип хәбәр ителде. Зыян күрүчеләр булмаган.

XS
SM
MD
LG