Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Израил Газзәне һавадан утка тотты


Израил хәрбиләре Газзә Сызыгына һава һөҗүмнәре ясады.

Шимбә көнне Газзәдән Израилнең көньягына атылган ракеталар 2 хәрбине һәм 1 цивиль израиллене яралаган иде.

Израил хәрбиләре әйтүенчә, Хәмасның бер ныгытмасы һәм Мысырдан корал ташу өчен кулланыла дип шикләнелгән җир асты юллары һавадан утка тотылган.

Элегрәк Израил премьер-министры Эһуд Олмерт Газзәдән Израилгә һөҗүм булган очракта каты җавап кайтару белән янаган иде.

XS
SM
MD
LG