Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин гайбәте шикле, Бәйрәмова шаһит кына


Ирек Мортазинга карата ачылган җинаять эшенең канунилыгы яңадан каралачак. Фәүзия Бәйрәмовага җинаять эше ачылмаган, ул шаһит булып кына бара.

Соңгы айларда Татарстанда президентның элекке сүзчесе Ирек Мортазин һәм Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова тирәсендәге хәлләр зур яңгыраш алды.

Республика президенты Миңтимер Шәймиевкә карата ялган мәгълүмат таратуда гаепләнеп, Мортазинга җинаять эше ачылган иде. Ул җинаять эше ачылуның нигезсез булуын белдереп, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә ике шикаять бирде. Әмма алар кире кагылды.

Ләкин иң гаҗәбе бу көннәрдә әлеге эш яңа борылыш алды. Татарстанның югары мәхкәмәсе Мортазинның шикаятен яңадан тикшерергә дигән карар чыгарды. Мәхкәмә моны Вахитов районы хакименең эш барышында җибәргән хаталары сәбәпле булды дип аңлатты. Димәк, яңа тикшерүдән соң “Мортазинга карата җинаять эшен ачу нигезсез” дигән карар чыгарылуы да ихтимал.

Мортазинның үзен бу яңалык бераз аптырашта калдырган.

“Әллә хакимият вертикале чатнады, әллә инде Татарстанда барысы да кануни нигездә эшләнә дип күрсәтергә теләп бары икенче тапкыр тикшергәндә шикаятемне кире кагачаклар, яисә ниндидер өченче сәбәп бар”, ди ул.

Мортазин сүзләренчә, карарны кабат карау сишәмбе яки чәршәмбе булырга тиеш.

“Чөнки югары мәхкәмәнең карарыннан соң ул 3 көн дигәндә тикшерелергә тиеш”, ди Мортазин.

Күптән түгел ул массакүләм мәгълүмат чараларына Милли мәҗлес вәкилләренә 282-нче маддә нигезендә җинаять эше кузгатылуын җәмәгатьчелек игьтибарын үз эшеннән (Мортазин-Л.Х) читкә юнәлтү дип атаган иде.

Фәүзия Бәйрәмова
Бу көннәрдә Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовадан сорау алу булган. Ул аның барышында милли төбәк компоненты, президентны сайлап кую мәсьәләсе хакында Русиягә әйтеп тә файда булмаганлыктан, татар мәсьәләләрендә халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуын белдергән. Шул ук вакытта Бәйрәмовага үзенә карата җинаять эше ачылмаганын белү зур яңалык булган.

“Документлардан күренгәнчә, мин шаһит итеп чакырылганмын. Безнең башка кешеләр дә шулай чакырылган булып чыкты. Бу минем өчен яңалык. Чөнки безгә җинаять эше ачылган дип әйткәннәр иде. Әмма ул күрәсең, интернетта милләтара ыгы-зыгы тудырган билгесез затларга ачылган. Ә тентү уздыру инде билгеле кешеләргә мәхкәмә карары белән уздырылган. Шушы карар белән безгә килеп тентү уздырдылар һәм әйберләребезне алдылар. Әгәр компьютерны тикшергәндә шикле әйберләр килеп чыкса, эш барышында инде шаһитлардан гаепләнүчегә дә әверелергә мөмкинбез”, ди Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG