Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер ягында тагы бер мәчет ачылды


Күптән түгел Төмән өлкәсе Тубыл районы Лаемтамак авылында яңа төзелгән мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышы кешеләрнең күңелләрен сөендерде.

Сазлыклар арасында урнашкан бу авылда мәчет ачылды.

Мәчетне Лаемтамак халкы зур тырышлыклар куеп, үз көче белән булдырды һәм аны ачу өчен дә бернинди иганәчеләр эзләмәде. Авыл халкы ризыклар да китерде, шулай ук, халыктан җыелган акчага сыер ите сатып алынды һәм аш әзерләнде. Әзерләнгән аш-су өлкәнең күп кенә авылларыннан, шәһәрләреннән килгән кунакларны сыйларга да җитте.

Әйтергә кирәк, мәчет ачылу тантаналы үтте. Азан әйтелеп, намаз укылганнан соң кунакларны мәктәпкә чакырдылар. Котлаулар, чыгышлар анда дәвам итте. Тубыл районы хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Лосев мөселманнарны мәчет ачылу белән тәбрикләде. Төмән өлкәсе казыяте казые Фатыйх хәзрәт Гарифуллин мәчет төзелешендә зур ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды, Төмәннән килгән җирле шагыйрь Заһид Акбүләков махсус язган шигырьләрен укыды, мәктәп һәм авыл китапханәләренә китаплар бүләк итте, “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, тарих фәннәре докторы Александр Ярков һәм тагын күпләр чыгыш ясады, һәммәсе бүләкләр тапшырды.

Лаемтамаклылар мәчетле булдылар. Әмма әлегә аларның муллалары да, имамнары да юк. Инде халык үзе тырышып җиткезгән гыйбадәт йортына мулла да табар, мәчет ябык тормас дигән теләктә каласы килә.

XS
SM
MD
LG