Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, сатирик Дамир Гыйсметдиннең 60 яшьлегенә багышланган кичә булды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәү татарлар белән бәйләнеш башка чит илләрдәге милләттәшләр белән чагыштырганда әле күптән түгел генә урнаштырылган.

Дубай татарлары хәлле генә. Араларында миллионерлар да бар. Алар Советлар берлеге таркалгач Урта Азиядән күчкән. Дамир Гыйсметдин сүзләренчә, чит илдәге беренче милли-мәдәни үзәк тә нәкъ менә Дубайда ачылырга мөмкин.

“Милли-мәдәни үзәкнең проектын булдырырга әзерләнәбез. Хәзер бәйге игълан ителә. Андый проект булса, анда яшәүче милләтәшләрнең аны төзергә хәлләреннән килер дип уйлыйм. Татарстан да үз өлешен кертер. Шулай итеп, мөселман җирендә, Дубайда яки башка бер шәһәрдә шундый мәдәни үзәк булырга тора”, ди Дамир Гыйсмтедин.

“Үзебезнең милләтәшләр белән элемтә кору, алар белән танышу һәм Татарстан белән бәйләнешләр урнаштыру “Ватан” җәмгыятенең төп максаты иде. Без бу теләкне тормышка ашыра алдык”, ди Дамир Гыйсметдин моннан 20 еллар чамасы элек башлап йөргән эшләрнең берсе турында.

“Конгресста 7 ел эшлим инде. Мин килгәндә чит илләрдәге татар җәмгыятьләре 30-лап кына иде. Бүген 130-лап оешма белән даими элемтәдә торабыз”, ди Дамир Гыйсметдин.

Шулай да, гомумән милли оешмалар арасында, бигрәк тә элекке Советлар берлегенә караган илләрдә узара уртак тел таба алмау белән дә килешми ул.

“Безнең татарда бер кеше берәр нәрсә эшли башласа, икенчесе аңа ярдәм итү урынына, тәнкыйтьли башлый. Якын чит илләрдә дә берничә җәмгыять оеша. Аның берсе тирәсендә туплану урынына, икенче оешма барлыкка килә. Берсенең җитәкчесе икенчесе белән уртак тел тапмый”.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаеның шигаре “Бердәм, бергә, мәңгегә” иде. Аны уйлап тапкан Дамир Гыйсметдин фикеренчә, каршылыкларсыз эшләгәндә генә нәтиҗәсе тизрәк булачак.

Милли-иҗтимагый хәрәкәтне ул татар халкының барометры дип атый. “Барометрдан күренгәнчә, безнең татар халкы берләшүгә таба бармый. Эчке һәм тышкы басым дигән нәрсәләр дә бар. Аның төрле нечкәлекләре дә билгеле. Шайтан шул нечкәлекләрендә ята аның”, ди Дамир Гыйсметдин.

Дамир Гыйсметдин татар дөньясына шагыйрь һәм мәзәк хикәяләр язучы буларак та билгеле. “Безнең татар яһүдләр кебек үз-үзеннән көлә белми. Татар кешедән көлә ул. Минем уйлавымча, безнең татарның юморы, карикатурасы, сатирик шигыре булсынмы, ул үз-үзеннән көлергә тиеш. Шул көлү аша башын, фикер чуалышын чистартырга тиеш. Безнең татар сатирасына менә шул җитми. Эстраданы билдән түбән юмор басып алды. Дәрәҗәсен күтәреп булмый”.

Эстрада йолдызлары халык көлә дип сөенеп утырмаска, ә тамашачыда югары зәвык тәрбияләргә тиеш, ди хезмәт юлын Казан дәүләт университетының соңгы курсында укыганда “Чаян” журналында башлаган Дамир Гыйсметдин.

“Казан” милли мәдәни үзәгендә Дамир Гыйсметдиннең 60 яшьлегенә багышланган кичә “Гомер уза” дип аталды. Халык яратып башкара торган җырларның берсе нәкъ шулай дип атала.

“Икенчесе Вәис Бәйрәмов белән бергә язган “Күңелең сынмасын” дигән җыр. Ул минем сеңелкәшнең ире һәлак булгач язылган иде. Рөстәм Закиров җырлады аны. Мин шулкадәр халык яратыр дип көтмәгән идем. Ул вакытта мин Конгресста да, “Ватан”да да түгел, бераз гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнә идем. Мине бер ханым эзләп табып рәхмәт әйтергә килде. Ире белән аерылу алдында торганнар. 15 яшьлек балалары да булган. Шул драматик җырны ишеткәннәр дә болар утырып елаганнар. “Нигә без аерылабыз? Болар фаҗига булганга аерыла. Ә безнең фаҗига юк бит. Утырып сөйләштек, елаштык та шуннан соң бәхетле генә яшәп ятабыз, рәхмәт сезгә!”, ди”.

Кичәдә Дамир Гыйсметдин язган җырлар, шигырьләр һәм мәзәкләр дә яңгырады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәренең түшенә ике медаль дә беркеттеләр. Конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” һәм Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” медальләре тапшырылды.

XS
SM
MD
LG