Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Русиядәге кеше хокукларын тикшерә


Берләшкән милләтләр оешмасы бүген Женевада кеше хокукларын тикшерү утырышларын башлап җибәрде.

Алдагы 2 атнада БМО Кеше хокуклары шурасындагы 16 илдә кеше хокуклары торышы тикшереләчәк.

Чәршәмбе көнне анда Русия белән Азәрбәйҗан тикшерелә.

Шурага кергән илләрнең кеше хокуклары сәясәте һәр 4 ел саен тикшерелә.

Һәрбер илдәге кеше хокуклары торышы турында, шурадагы илләрнең хөкүмәтләре, шул исәптән тикшерелүче илнең хөкүмәте, БМО һәм хөкүмәттән тыш оешмалар үз сүзләрен әйтә.

Аннан соң шураның үз киңәшләре белән хисабы чыгарыла.
XS
SM
MD
LG