Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине!(33)Үзбәкстан - Башкортстан - Татарстан


Клара Гаяз кызы Карасартова әтисе белән әнисе аерылганнан соң әнисе тәрбиясендә генә үсә. Әмма ул әтисе Нургаязның икенче гаиләдә туган кызы Диләрә белән улы Нурфаязны эзли. Һәм аның эзләгән туганнары табылды.

Илгизәр Шәрәфетдинов бу хакта: “Карасартова әтисе белән әнисе сугыш вакытында аерылганнан соң, әтисенең Казанда икенче гаиләсе булуы турында белә. Күп кенә эзләнүләр алып барганнан соң, Хәйруллиннарның Казанда яшәве билгеле була. Кызганычка каршы Нурфаяз вафат булган инде. Ә менә Диләрә ханым хәзер исән”, диде.

Диләрә Гаяз кызы бу хәбәрне ишетеп туганнары белән аралашырга риза.

“Клара апам белән энем бар икәнен белә идем. Ә Клара Сумгаитка китте дә, аннан соң аның белән ара өзелде. Миңа хәзер 64 яшь. Мин аларның хәзер кайда икәнен дә белмим”, ди Диләрә.

15 гыйнварда интернет аша килгән хатларның берничәсе “Жди меня” тапшыруы редакциясе аша теркәлгән. Алар арасында Татарстанга өмет белән язылганнары да бар.

Римма әтисе Рәшид Асадулллинны эзли. Рәшид Фәргат улы Асадуллин 1958 елда Уфада туган. 1997 елга кадәр әти - әнисе Смоленскида яши һәм шунда аерылыша. Хәзер ул әтисен Түбән Кама шәһәренә кайтып китмәде микән дип уйлый.

Ирина Корбанова әтисе Ибраһимны Үзбәкстаннан һәм Татарстаннан эзләтә


1958елда туган Ибраһим Җурай улы Корбановны эзләгән Ирина: Әтиемне табып, аңа ике кызының да оныклары булуын ишеттерәсем килә. Аның бер оныгына 14, кечкенәсенә яшь ярым”, ди.

Ул әтисен Үзбәкстаннан Ташкент һәм Татарстанның Чаллы шәһәреннән эзләтә.

Маннанов туганнарын эзли

Рәдиф Маннанов Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан җирләрендә гомер иткән әтисе Манаф Маннан улын һәм аның икенче гаиләдән туган балаларын эзли.

Аның икенче хатынының исеме Нурия, кызы Гүзәлия 1968, уллары Марат -1970 елда туган. Алар Фирганәдә, Үзбәкстанда яшәгәннәр. Рәдиф әнисе белән 1985 елда Өчкодоктан Уфага күчеп киткәннәр, дип яза Рәдифнең хатыны Ләйсән Маннанова.

“Эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә 1936 елда туган Манаф Маннан улы Маннанов Татарстанның Хәсәншәех авылыннан булып чыкты. Хәсәншәех авылында яшәүчеләр аның язмышы турында хәбәрдар булуы да мөмкин”, диде “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов.

Белүчеләр, Казан- 61, абонемент тартмасы 142, “Жди меня” тапшыруына, дип хат яза ала.

XS
SM
MD
LG