Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рахмон Мәскәүне Тәһранга алыштырамы?


Мәскәүгә барудан баш тарткан Эмомали Рахмон кабат Тәһранга җыена
Мәскәүгә барудан баш тарткан Эмомали Рахмон кабат Тәһранга җыена
Русиянең Үзәк Азиядә иң ышанычлы партнеры саналган Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон Мәскәүгә килеп Русия президенты белән очрашудан һәм Евразес саммитында катнашудан баш тартты.

Эмомали Рахмонның Мәскәү сәфәреннән көтмәгәндә баш тартуын рәсми Дүшәнбе энергетика өлкәсендә мөшкел хәл белән аңлатты. 10 февральә кадәр бер рәсми сәфәр дә булмаячак, диде илнең тышкы эшләр назәрәте.

Энергия җитми

Таҗикстан энергия кытлыгы кичерә. Узган атнада электр куллануга чикләүәр кертелгән. Башкала Дүшәнбедә электр тәүлегенә 15 сәгать бирелә, башка шәһәрләрдә – 2-3 сәгать. Дүшәмбе Ташкентны Төркмәнстаннан электр энергиясен үткәрмәүдә гаепли.

Әммә күзәтүчеләр, Рахмонның Мәскәүгә барудан баш тартуын Рогун электр станциясе тирәсендәге вазгыять белән аңлата.

"Таҗикистан белән Русия арасында төп мәсьәлә Рогун станциясе һәм энергетика мәсьәләсе, - ди сәясәт белгече Рәшит Гани. – Әгәр тарафлар бу мәсьәләдә чишелеш тапмаган икән, президентка Мәскәүгә барып йөрүдән ни файда?"

Соңгы айларда Мәскәү-Дүшәнбе аралары шактый суынды. Мисал өчен, тарафлар Рогун электр станциясен төзү һәм Русиянең Таҗикстандагы хәрби ныгытмасы мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмый.

Рогун станциясе

Күптән түгел Үзбәкстанга сәфәре вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев бер журналист соравына җавап биреп, Рогун станциясен төзегәндә, без өченче илләрнең дә фикерен искә алачакбыз, дип белдерде.

Рәсми Ташкент бу станциягә каршы чыга, ул төзелсә, басуларны сугарырга су бетәчәк, дип курка.

Энергия кытлыгы кичергән Дүшәнбе станцияне мөмкин кадәр тизрәк төзергә тели. Медведев сүзләренә Дүшәнбе ачулы реакция белдерде, Русия илчесен чакыртып, кулына протест кәгазе тоттырды. Тышкы эшләр министры Хамрохон Зариф, башка илләр каршы булса да, без бу станцияне барыбер төзеп бетерәчәкбез, диде.

Сишәмбедә Медведев белән очрашудан тыш, Раһмонның чәршәмбедә Уртак иминлек килешүе оешымасы һәм Евразес саммитларында катнашуы каралган иде.

Русия китә, Иран килә

Мәскәүнең Үзәк Азиядә иң ышанычлы партнеры саналган Таҗикстан җитәкчесенең 1992 елдан бирле бу саммитларны калдырганы юк иде.

Инвестицияләргә мохтаҗ булган Таҗикстан Русия эшкуарларына ишеген гел ачык тотты. Моннан тыш ул Русиянең Үзәк Азиядә иң зур, 7 мең гаскәриле хәрби ныгытмасын сыендыра.

Узган атнада Рахмон Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинаҗат белән телефон аша сөйләшүләр үткәрде. Таҗик хөкүмәтенең исемен әйтергә теләмәгән бер рәсмие радибызның таҗик бүлегенә биргән әңгәмәсендә, Рахмонның якын атналарда рәсми сәфәр белән Тәһранга җыенуын әйтте.

Таҗик матбугаты язуынча, сишәмбедә Дүшәнбегә Иранның сәүдә һәм саклану министрлары килә.

Кан тартмаса, җан тарта

Уртак тел һәм мәдәни бәйләнешләре булган Таҗикстан белән Иран соңгы елларда элемтәләрен тагы да ныгытты.

Иран Таҗикстан сәнагатенә һәм Сангтуда-2 электр станциясенә акча кертә. Илдә юллар һәм тунелләр төзүгә 30 миллион доллар чамасы инвестиция кертте.

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә бәйләнешне арттырып, Таҗикстан университетларында Иран бүлмәләре булдырыла. Таҗик могаллимнәре Тәһранда күнегүләр үтә.

Русия исә, киресенчә, Таҗикстанда берничә күп миллионлы уртак проекттан чигенде. Рогун станциясе тирәсендә дә киеренкелек күзәтелә.

Русиясез барыбер булмый

Ләкин, шушы киеренкелеккә карамастан, Дүшәнбе Мәскәүне Тәһранга алыштырырга җыенамы, дигән сорауга, таҗик белгечләренең күбесе, 'юк' дип җавап бирә.

Таҗикстанда эшчсезлек бик зур, бер миллион чамасы кеше – халыкның 1/6 өлеше – Русиягә вакытлы эшкә йөри. Алар эшен югалтса, Таҗикстанда социаль каза була, ди белгечләр.

Шуңа күрә, Дүшәнбе Мәскәү белән араларын бозырга ашыкмаячак. Бу Иранга да файдага түгел, чөнки ул, үзенең атом програмы аркасында, Берләшкән милләтләр оешмасында Мәскәү тавышына мохтаҗ.

Дүшәнбедәге сәясәт белгече Шокирҗон Хакимов сүзләренчә, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан белән бәхәс чыкканда, Иран, йә тын калачак, йә Мәскәү ягын алачак.


XS
SM
MD
LG