Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакерлар тотылган


Уфада хакерлар кулга алынган. Алар Русиядәге зур компанияләрнең интернет сәхифәләренә һөҗүм итү белән шөгыльләнгән.

Үткән елда алардан Русиядәге 10 зур компания һәм 30 сәхифә зыян күргән. Алар ди-дос һөҗүм белән шөгыльләнгән. Бу ди-дос шуннан гыйбарәт, алар берничә мең санакка зыянлы программалар җибәргән. Алары исә җыйнаулашып бер сәхифәгә һөҗүм иткән һәм аны юкка чыгарган. Әлеге хакерлар Русиядәге һәм чит илләрдәге 20000 санакка зыянлы программалар җибәргән. Башта аларга аена 30-60 сумга һөҗүм булмау турында килешү өлгесе тәкъдим иткәннәр.

Әлеге хакерлар икәү: аларның берсе 1983, икенчесе 1985нче елгы. Соңгысы мәктәпне яңа тәмамлаган, компьютерлар буенча махсус белеме дә юк. Икенчесе Уфа банкларының берсендә эшләгән.
XS
SM
MD
LG