Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентка мәдхия


Бу атна азагында - 7 февральдә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка 75 яшь тула.

Бу уңайдан республиканың мәгълүмат чаралары аңа мәдхия укый башлады. “Башинформ” агентлыгы, мәсәлән болай дип язды: “Мортаза Рәхимов реформалауда “Башкортстан моделе”н булдырды. Бу модель, беренчедән, моңа кадәр булган икътисадны җимерми базар мөнәсәбәтләренә керү, икенчедән, социаль гарантияләр белән тәэмин итү һәм шок терапиясеннән баш тарту”.

Моңа кадәр реформалауда “Татарстан моделе” дигән төшенчә бар иде. “Башкортстан моделе”төшенчәсенең моңа кадәр ишетелгәне булмады.

Язмада республикадагы икътисади үсешнең уртача Русия күрсәткечләреннән югары булуы да әйтелгән һәм боларның барысы да Мортаза Рәхимов тырышлыгы нәтиҗәсе диелә. Язмада президентның тәүлегенә 10-12 сәгать эшләве, һәр атнада районнарга сәфәр кылуы, республикадагы һәр кеше өчен борчылуы, проблемаларны йөрәге аша үткәрүе дә әйтелгән.
XS
SM
MD
LG