Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә алдыннан сөйләшү


10 февральдә Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашаповны, Русия җинаятьләр кодексының 282-маддәсе нигезендә милләтара һәм динара низаг тудыруда гаепләп, мәхкәмә эше башлана.

Рәфис Кашапов Чаллы ТИҮ-е рәисе булып 1998 елда сайлана. Аңа кадәр ул эшмәкәр туганнары белән татар милли хәрәкәтенә һәрдаим булышып тора. Гаяз Исхакиның “Идел-Урал”, Вахит Имамовның “Сәет Батыр” һ.б. китапларны йөзәрләгән мең тираж белән бушлай тараттылар. Татарстан суверенитетын яклап 1990-1992 елларда Казанда оештырылган митингларга меңләгән халыкны автобусларда, поездларда алып бару җаен таба. Казанга булган сәфәрләр өчен аңа милиция кисәтү ясап, хакимият штраф салып тора.

Ул Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Азнакай, Зәй, Чистай, Тукай районнарынында һәм шәһәрләрендәге милли хәрәкәт вәкилләрен, җитәкчеләрен беркадәр берләштерүгә дә ирешә. 1999-2000 елларда Кашапов рәислегендә ТИҮ күпсанлы митинг-пикетлар уздыра. Анда милли мәгариф, татар яшәеше, мәчет-мәдрәсәләр, нахакка гаепләнгән милләтәшләре һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Шушы гамәлләре өчен 2000 елның 2 июлендә Чаллы ТИҮ-дә шартлаткыч эзләү сылтавы белән тентү уздырып, аның ишеген керә алмаслык итеп сварка белән ябыштырып куялар.

Кашапов югалып калмый, хатынының фатирын ТИҮ штабы итә (хәзергәчә шунда). 2002 елның 29 маенда шушы ТИҮ фатирында Кашаповка һәм анда булучыларга һөҗүм була. Кашаповның18 урыннан сөяген сындыралар, 3 кеше каты яралана. Шул җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ТИҮ активисты Габдулла Шәйсолтанов I группа инвалид булып кала. Рәфис Кашапов әйтүенчә, тагын бер активист – Рәшит Хафизов кыйналудан соң 2003 елда үлә.

Шушы вакыйгалардан соң хастаханәдә яткан, төрмәләрдә утырган Кашапов милли хәрәкәттәге эшчәнлеген киметми. Чаллының үзәгендә, Ватан сугышы истәлегенә ачылган Җиңү паркында чиркәү салуга ТИҮ әгъзалары һәм башка татар милли оешмалары белән берлектә каршылык акциясен башлый. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә ачылган Җиңү паркында чиркәү салуга каршы чыккан Чаллы ТИҮ-нең 2003 елның 26 февралендә язылып таратылган мөрәҗәгатендә мондый юллар бар:

“ТИҮ-не ничек булса да тар-мар итү макстаннан хакимият Җиңү паркындагы чиркәү төзелеше тирәсендә коткы компанисен башлады. Чиркәү нигезе дигән нәрсәнең кирпечләрен күчереп куюда ТИҮ-нең катнашы булуына дәлилләр юк, шулай да аны бу вакыйга тартып кертергә маташалар.

Чаллыда христианнар һәм мөселманнар арасында каршылык булмады, булмас та. Моңа бер мисал: Җиңү паркындагы чиркәү төзелешенә каршылык белдереп 5000 кеше имза куйды. Алар арасында Чаллыда яшәүче урыслар да күп иде”, дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Чаллы ТИҮ-е мөрәҗәгатендә язылган бу сүзләргә 6 ел узды. Бөтен Русия күләмендә зур резонанс алган бу акциядән соң чиркәү төзеләсе урында, Чаллыда беренче боз сарае төзелә.

2008 елның гыйнвар аенда Чаллының 1 санлы бала тудыру йортында христиан рухание килеп чукындыру йоласы үткәрүгә ТИҮ зур каршылык акциясе уздыра. Халыкка, Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр языла. Хокук органнары бу мөрәҗәгатьләрдә дини һәм милләтара низаг тудыруга сәбәпче дип, мәхкәмә эшен кузгаталар. Алда әйткәнебезчә, мәхкәмә 10 февральдә башлана. Мәхкәмә башланырга санаулы көннәр калганда “Азатлык” хәбәрчесе гаепләнүче Рәфис Кашапов белән очрашып, аңа берничә сорау бирде.

- Рәфис әфәнде, Чаллы тарихында беренче тапкыр милләтара, динара низаг тудыруда гаепләү эше карала. Ул сезнең белән бәйле. Мәхкәмә алдыннан каушау, дулкынлану курку хисләре бармы?

- Мине урысларга, православиягә каршы “сугыш” игълан иткән дип җинаять эше ачтылар. Адәм көлкесе, ничек бер кеше шундый сугыш игълан итә алсын? Чынбарлыкта минем үземә каршы сугыш игълан иттеләр. Мәсәлән, Чаллы ТИҮ-е Косовоның бәйсезлеген танып, хат язган өчен миңа һәм тормыш иптәшемә, өебез алдында билгесез кешеләр сагалап торып, безгә бу котлау хаты өчен “без сине юкка чыгарабыз” дип куркытырга теләделәр. Шушындый хәлләр бу елда берничә мәртәбә кабатланды. Шуңа да карамастан мин җинаять эше ачтылар дип өйдә калтырап утырмыйм. Шул ук р вакытта прокурор миңа: “Сиңа ике елдан биш елга кадщре төрмә көтә”, диде Мин аңа җавап итеп: “Күпмегә утырта аласыз шуның хщтлегә утыртыгыз” дидем. Шундый каршылыклы юллар үткәч, мәхкәмәдән генә курку булмастыр.

2008 елның апрель башында җинаять эше ачылды. Шуңа да карамастан, 2008 елда гына да Чаллы татар иҗтимагый үзәге милләтбез өчен бик күп чаралар үткәрде. Кайберләрен генә әйтеп китәм: май азагында “Туган ягым – Татарстан” исеме астында мәктәп балалары арасында конкурс үткәрдек, җәй көне Татарстан президент постын яклау акциясендә Казанда булган чараларда катнаштык, Ризаэтдин Фахретдиннең 150-еллыгына багышланган аның туган ягына Әлмәт шәһәренә сәфәр оештырдык, Хәтер көненә Чаллы шәһәреннән Казанга милләтәшләребезне җибәрдек, шулай ук пикетлар, митинглар оештырдык, дөньякүләм Интернет челтәрендә эшләр алып бардык. Әгәрдә мин дер калтырап куркып утырган булсам боларны эшли алган булыр идемме?

- Татар милли хәрәкәтенә килгәч ничә тапкыр мәхкәмә эше кузгатылды, ничә тапкыр төрмәдә утырдыгыз?

- Мин 1998 елдан ТИҮ рәисе булып торам 15 тапкыр суд алдына бастым. Ике тапкыр төрмәдә булып чыктым. Сәяси көрәштә барысы да була.

- Сез күптән түгел генә БМО-га ТИҮ исеменнән мөрәҗәгать юллагансыз. БМО вәкиле сезнең белән элемтәгә дә чыккан. Мөрәҗәгатьнең һәм БМО вәкиле белән сөйләшүнең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

- Сезнең сораугызны дөресләп, әйтеп китәсе килә. Беренчедән, без БМО-га мөрәҗәгать итмәдек, бары тик Русия хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать иттек. Минем уйлавымча, алар БМО-га безнең хатларны җиткергәннәрдер. БМО вәкиле бездән бу җинаять эшләре буенча хокук бозуларны язма рәвештә инглиз телендә сорап алды. Минем өчен бу көтелмәгән вакыйга булды.

- Рәфис әфәнде, сез заманында Чечен республикасы президенты Җәүһәр Дудаев, Аслан Масхадов, Зелимхан Яндарбиев, Шамиль Басаев белән очраштыгыз. Шушы очрашу ул чакта ук хокук органнары хәтерендә сеңеп калу ихтималы бармы?

- Әйе, ул вакытта безгә күп сораулар белән килделәр. Сез корал ташыйсыз, террористларны яклыйсыз, алар аркылы Татарстанда оешкан җинаять төркемнәрен җыясыз дип бәйләнделәр. Әйе, мин алар белән очраштым. Ул вакыт тыныч вакыт иде. Шул ук вакытта алар белән Мәскәү Кирмәнендәге утыручылар Борис Ельциннан башлап бөтенесе очрашты.

- Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, төрмәгә утыртсалар ачлык игълан итәчәкмен, дип белдерде. Инде сезгә дә төрмә яный калса, нинди дә булса чараларыгыз бармы?

- Узган юлы, төрмәдән мине психбольницага күчергәч, мин ачлык игълан иттем. Психбольницаның баш врачы минем аң югала башлагач, реанимация аппаратурасын палата янына китереп куйды. Мин анда каршылык акциясе белән үземнең теләгән чарага өлешчә ирештем һәм мине кире төрмәгә күчерделәр. Төрмә турында әйткәндә, киләчәк тормышыбыз Аллаһы Тәгалә кулында.

Рәфис Кашапов булган мәхкәмләрнең кайберләрендә җиңеп чыкты. Канунсыз эзәрлекләнүләр, төрмәгә утыртулар өчен Чаллы прокуроры Илдус Нәфыйков Кашаповтан гафу үтенү турында хат та юллаган иде. Кашаповның эзәрлекләнүдән соң килгән матди, рухи зыянны акчалата түләү турындагы шикаятьне Русия мәхкәмәсе ТИҮ рәисе файдасына хәл итте. Рәфис Кашаповка Русия икътисад министрлыгы “күрелгән зыян өчен” дип 280 мең сум туләргә мәҗбүр булды. Озак елларга сузылган мәхкәмәләшүләрнең соңгысы Кашапов файдасына хәл ителде. Прокуратура җиңелергә яратмый кебек, яңа мәхкәмә башлады.

Күптән түгел Чаллы мәхмкәмәсе журналистлар өчен матбугат очрашулары уздырды. Шушында “Азатлык” хәбәрчесе матбугат үзәге рәисе, федераль казый Айрат Идрисовка мондый сорау бирде: “Кризис чорында халык күтәрелешенә, милли рухтагы чыгышларга юл куймау максатыннан хакимият чаралар күрү турында сүз алып бара. Чаллыдагы милли оешмаларның җитәкчеләренә карата җинаять эшләренең күпләп ачылуы шушы чараларның тормышка аша башлавына дәлил түгелме?”

Федераль казый исә, бу сорауга җавап бирә алмыйм, безгә нинди мәхкәмә эше килә, шуларны карыйбыз, диде.
XS
SM
MD
LG