Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:16

Казан урамнарына Инҗилдән (Библия) һәм Коръән Кәримнән китерелгән цитатлар эленде.

“Ни кылсак, шул үзебезгә әйләнеп кайтыр”, “Яралы җанга яхшы сүз дә дәва” (Инҗил), “Бер-берегезгә изгелектә ярдәмләшегез”, “Тузан бөртеге кадәр игелек эшләсәң дә, шуның рәхәтен татырсың” (Коръән) – шуларның бер ишесе. Язылган текстның эчтәлеге игьтибарны җәлеп итә. Һәммәсендә игелек, әдәплелек, кайгыртучанлык кебек мәңгелек кыйммәтләргә өндәүче сүзләр. Алар мөлаем балалар, яшьләр һәм башка күңелгә ятышлы фотолар белән янәшә куелган.

Әлеге саваплы эшне Казан шәһәре хакимияте башлап җибәргән. Элмә такталарга Изге китап сүзләре кую шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин теләге икән.

Төрле төсләргә буялган, чекрәеп күзгә керүче реклам адым саен иде. Финанс кризисы башлангач, мондый реклам кимеде. Чөнки бу өлкәдәге эшмәкәрлек шулай ук торгынлыкта. Шәһәр башкарма комитеты ике куянны берьюлы аткан. Изгелеккә өндәүче сүзләр күзне иркәли, элмә такталар да буш түгел. Тышкы реклам һәм мәгълүмат буенча муниципаль дәүләт оешмасы җитәкчесе Ирина Дебялкина, мәсьәләне реклам компанияләре белән бергә хәл иттек, ди.
Ирина Дебялкина


“Плакатларны реклам ширкәтләре әзерләде. Ә шәһәр хакимияте аларны аренда өчен түләүдән азат итте. Бу безнең уртак хезмәт җимеше. Рекламның тематикасын тулысынча шәһәр хакимияте билгеләде”, ди ул.

Казанда реклам өлкәсендәге социаль проектлар саны арткан. Узган елларда мондый плакатлар саны 100-дән артмаса, быел 1000 данәгә җитә. Наркотикларга каршы көрәшү, юл иминлеген саклау, яшьләр һәм спорт елын искәртүче реклам эленгән.

“Социаль программаларда ике дәүләт телен дә яңгыратырга тырышабыз. Изге китап сүзләре 200-ләп реклам калканында эленеп тора. Аларның татарчасы да, урысчасы да тигез күләмдә”, диде Ирина Дебялкина.

Татарстан диннәр арасында аңлашу булуы белән танылган. Шәһәр хакимияте бу юлы да шуны исбатларга теләгән ахры - Коръән Кәрим аятләре күбрәк урысча, Инҗилдән цитатлар татарча бирелгән.

Ирина Дебялкина сүзләренчә, бу үзенчәлекле проект белән үзәк мәгълүмат чаралары да кызыксына . “Интерфакс” агентлыгы, кайбер Мәскәү сәхифәләре дә бу хакта язып чыккан.

Үтеп-сүтеп йөргәннәрнең дә шушы рекламга игътибар итүе гаҗәп түгел. Күңел бит гел җылы сүзгә мохтаҗ. Соңгы елларда бераз борын чөебрәк йөрүче, үз мәшәкатъләренә чумган Казан халкынан мондый сүзләр һаман саен азрак ишетелә. Казан хакимиятенең максатын шушы гади булмаган вакытта тормышның асыл кыйммәтләре хакында искәртү дип кабул итәргә кирәк.

Казанда иң дәрәҗәле саналган Пирамидага чит ил, урыс эстрадасы йолдызлары еш килә. Күңел ачу комплексы каршында Патрисия Каас, София Ротару, Валерий Меладзе кебек җырчыларның зур фотосурәтләре һич гаҗәп тоелмый кебек. Саф татар телендә язылган рекламны Пирамиданың купшы элмә тактасы бик сирәк күрә. Әмма бу көннәрдә Ләйлә Дәүләтова анда беренче мартта булачак концерты турында игьлан урнаштырды. Танылган кешеләр арасында татар йолдызы булу җанга рәхәтлек өсти, ди татар җәмәгатьчелеге. Ләйләнең икенче плакаты Акчарлак транспорт боҗрасында эленгән.
“Мин гади булмаган әйбер яратам. Бу урыннан еш үткәләп йөрим, шул урында туктап торам. Туктап торганда тирә-якка карарга мәҗбүр буласың. Афиша ябыштыруга караганда бу бик уңайлы”, ди Ләйлә Дәүләтова.

Әйтергә кирәк, Ләйләнең концертның сайлау көненә туры килә. Бу көн очраклы рәвештә генә туры килгән. “Без аның сайлау көненә туры килүен башта белмәдек. Чөнки бу көнне ярты ел элек алып куйган идек. Аның каравы безнең үзебезнең сайлау булачак – мәхәббәт сайлавы”, диде Ләйлә Дәүләтова.

Дөньядагы кризис галәмәтенең без искә алмаган уңай яклары да бар икән, ләбаса. Шулай булмаса, ана телебездә язылган рекламны , бәлки, күрмәгән дә булыр идек.

XS
SM
MD
LG