Accessibility links

Әфганстанда интихарчылар челтәре тотылды


Әфган иминлек хезмәтләре Кабулда 20 кешене үтергән 6 һөҗүм өчен җаваплы дип шикләнелүче интихарчылар челтәрен тотуы турында белдерде.

Дәүләт иминлек идарәсе вәкиле әйтүенчә, узган 2 елда булган 6 интихар һөҗүменә бәйле 17 кеше кулга алынган.

Алар Пакстандагы Мөҗәһетдиннәр хәрәкәтенә һәм Әфганстанның көньчыгышындагы гыйсъянчылар җитәкчесе Сираҗетдин Һакканига бәйле диелә.
XS
SM
MD
LG