Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа һәм Русия җитәкчеләре Казанда очраша ала


Европа Берлеге җитәкчелегенең Русия президенты белән еллык очрашуы 21-22 майда Казанда уза ала. Бу хакта Чехиянең Мәскәүдәге илчесе белдерде.

Чех илчесе Мирослав Костелка сүзләренә караганда, яклар еллык саммитны кайчан уздыру турында килешсә дә, әлегә аның кайда булачагы хакында карарга килә алмаган.

Саммит Русиядә узу сәбәпле очрашу урынын да гадәттә хуҗа ил тәкъдим итә. Костелка, Мәскәү әлегә очрашуны Казанда, Омскида йә Иркутскида үткәрү мөмкинлеген тикшерә, дип белдерде.

Европа Берлеге һәм Русия җитәкчеләре елга ике мәртәбә очраша. Шуның беренче яртыеллыктагысы Русиядә, ә икенчесе - Европа Берлегенә рәислек иткән чираттагы илдә уза.

Соңгы саммит Франция рәислеге вакытында Ниц шәһәрендә булды. Анда тарафлар икеяклы стратегик беректәшлек турындагы килешү сөйләшүләрен яңартырга карар итте, алар Русиянең Грузиягә басып керүеннән соң туктатылып торган иде.

Европа исеменнән бу сөйләшүләрне рәис илнең җитәкчесе, Еврокомиссия башлыгы һәм Берлекнең тышкы сәясәт вә иминлек өлкәсендәге югары вәкиле алып бара.

Хәзерге вакытта Европа Берлегенә тарихта беренче мәртәбә Чехия рәислек итә. Прагада әле һаман да Русия белән сөйләшүләрне Чехия ягыннан кем җитәкләячәген белмиләр. Гадәттә бу эшне премьер-министр Мирек Тополанек алып бара, әмма Русия очрагында президент Вацлав Клаус урынлырак булмасмы дигән тәкъдимнәр дә яңгырый.

Клаус Русия җитәкчеләре белән уртак телне тизрәк табар, ди кайбер чех рәсми вәкилләре. 2008 елда ул Русиядә рәсми сәфәр белән бер булган иде. Мәскәүдән соң Чехия президенты Казанга да килеп китте.

Аңардан тыш Татарстан башкаласында Кытай һәм Төркмәнстан президентлары да булды. Узган декабрьдә Казанга Төркия президенты Габдулла Гөлнең дә килүе көтелгән иде, әмма ул сәләмәтлеге какшавына зарланып, Русия сәфәрен кичектерде.
XS
SM
MD
LG