Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф белгече "фиргавеннәр сакчысы" булды


Үз вакытында Казан хакимиятенең мәгариф бүлеген җитәкләгән Илдар Галиәхмәтов шушы көннәрдә “Пирамида” күңел ачу үзәгенә башлык итеп билгеләнде.

Заманында Казан шәһәренең элекке башлыгы Камил Исхаков Ерак Көнчыгышка Русия президенты вәкиле булып киткәндә, Казан хакимиятендә эшләүче күп кенә хезмәткәр аның белән бергә юл алды. Алар арасында хакимиятнең мәгариф идарәсен җитәкләгән Илдар Галиәхмәтов та бар иде. Ерак көнчыгышта ул берникадәр вакыт төбәк үсеше департаменты башлыгы булды.
Галиәхмәтов 1995 елда Яңа Савин район хакимиятенең мәгариф бүлегендә эшли башлый. 1997 елда Казан хакимиятенең мәгариф бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.
Казанның баш мәгариф белгеченең, кинәт кенә күңел ачу өлкәсендә эшли башлавы татар җәмәгатьчелегендә күп кенә сораулар да уятты.
Яңа башлык килү белән “Пирамида” күңел ачу үзәге эшчәнле үзгәрерме, нинди яңалыклар кертелер? Илдар Галиәхмәтов әлегә бу турыда мәгълүмат чараларына сөйләргә теләми.
Интернетта исә бу хәбәргә карата төрле фикерләр күрергә була. Күпләр моны хупламый. Фикер калдыручылар арасында Галиәхмәтовны Татарстан мәгариф һәм фән министры урынына тәкъдим итүчеләр дә бар. Тиздән Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар була. “”Бердәм Русия” фиркасенең депутатлыкка намзәтләр исемлегендә хәзерге мәгариф министры Наил Вәлиев тә бар. Димәк, хакимият фиркасе сайлауда күпчелек тавыш җыйса Вәлиев депутат булып Дәүләт шурасына китә. Ул вакытта яңа министр кирәк булачак. “Эфир” телеканалы белдергәнчә, Галиәхмәтов “Пирамида”га билгеле бер вакытка гына китерелгән. Ул мәгариф министры урынына төп намзәтләрнең берсе булып кала.
“Пирамида” күңел ачу комплексының элекке җитәкчесе Рәшит Хәйруллин кайсы эшкә күчерелгәне билгеле түгел. “Пирамида” хезмәткәрләре сүзләренчә, моны “ТАИФ” ширкәте җитәкчелегеннән сорарга кирәк. Чөнки “ТАИФ”ка караган оешмаларда кемне кая җитәкче итеп билгеләү алар карамагында.
Рәшит Хәйруллин 1953 елны Казанда туган. Казан финанс институтында югары белем ала. Хезмәт юлын инженер-икътисадчы булып башлый. Соңгы елларда сәүдә белән шөгыльләнүче берничә ширкәтне җитәкләгән. 2003 елдан “ТАИФ-АРТ” (“Пирамида” күңел ачу комплексы) ширкәте башлыгы булып эшли башлый.
XS
SM
MD
LG