Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:36

Дәүләт шурасында партиясезләр фракциясе барлыкка килергә мөмкин. Бәйсез намзәтләр үз җәмгыятен оештырды.

Җәмгыятьнең беренче утырышы гына узды. “Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” хәрәкәт җитәкчесе, шулай ук бәйсез намзәтләр җәмгыятен оештырган Дмитрий Бердников сүзләренчә, анда Татарстан парламентына бер мандатлы бүлгеләрдән баручы һәр бәйсез намзәт килергә хокуклы.

Беренче җыелышта 8 кеше булган. Алар арасында хәзерге Дәүләт шурасы депутатлары – Роберт Садыйков, Александр Штанин, республика президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазин, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Артур Гыйбадуллин, “Гадел Русия” фиркасеннән Фердинанд Ганиев бар.

“Гадел Русия” партиясе вәкиле дә үзен бәйсез намзәтләр исемлегенә кертәм дип әйтте”, ди Бердников.

Бер мандатлы бүлгедән баручы, Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазин белдерүенчә, ул үзен Татарстан парламенты рәисе вазыйфасына тәкъдим итәчәк.

“Бу аның хокукы. Әмма җыелышта ул хакта сүз булмады”, ди Бердников.

Аның әйтүенчә, бәйсез намзәтләр җәмгыятенең беренче максаты - сайлау вакытында ниндидер хокук бозуларны булдырмау, яки була калса бергә фикер алышып чаралар күрү.

Дмитрий Бердников
“Намзәтләрнең күбесе инде бу эштә тәҗрибәле һәм алар сайлауларда катнашкан күзәтүчеләрне, өндәүчеләрне яхшы белә. Шул сәбәпле, бергәләп эшләү уңайлырак. Мондый җәмгыять әле Русиядә дә юк. Безне инде парламенттагы бишенче партия дип йөртәләр,” ди Бердников.

Аның әйтүенчә, киләчәктә алар Татарстан парламентына үтеп партиясезләр фракциясен булдыруны күздә тота.

“7-9 кеше фракция оештырырга да мөмкин”, ди Бердников.

Җәмгыять оештыруны “Голос” (“Сайлаудагы хәрәмләшүләргә каршы” – Л.Х) берләшмәсе дә хуплаган. Аның Татарстандагы бүлеге вәкиле Олег Белгородский Татарстан Дәүләт шурасына сайлау хакында фильм төшермәкче һәм намзәтләрне дә бу эшкә кушылырга чакырды.

Моннан тыш, бәйсез намзәтләр җәмгыятенең үз газетасын чыгару нияте дә бар.

“Әлегә техник проблемалар күп”, ди Бердников.

Аның әйтүенчә, бер мандатлы бүлгеләрдән баручы намзәтләргә газеталарда бушлай урын бирмәү дә дөрес түгел. Җәмгыятьнең беренче утырышында бу мәсьәлә шактый куертылган.

“Монда һәр теләгән намзәт үз фикерен белдерә ала. Урам җыеннары уздырсак, анда һәркемгә сүз әйтергә мөмкинлек бирәчәкбез”, ди Бердников.

XS
SM
MD
LG